Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда яшәүче ашау өчен эт суйган

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бер кансыз адәм эчемлек янына кабымлык өчен подъездда яшәгән этне суйган, дип яза “Башинформ”.

Ир-ат беркайда да эшләмәгән, эчкече булган. Бер көнне подъездда яшәгән этне шешәдәш хатынының фатирына алып кереп, чираттагы бәйрәм табыны өчен суйган.

Әлеге җинаятьнең шаһитләре – балалар. Хайванның йөрәк өзгеч кычкыруын нәкъ менә алар ишетеп алган. Полиция фаҗига булган урынга килеп, тикшерү уздыргач, садистны алып китә. Ләкин аны тиздән чыгаралар. Шуннан соң хайваннарның хокукын яклаучылар ирне кулга алу турында хокук саклау органнарына гариза яза.

Әлеге йортта яшәүчеләр гел исерек булганнар. Хуҗабикә дә беркайда да эшләмәгән. Хәтта фатирда ут та булмаган, чөнки электрны акча түләмәгән өчен өзгәннәр. Ашау өчен хайваннарны җәберләп үтерү беренче генә очрак булмаска да мөмкин икән – моңа кадәр чүп контейнерларында эт тиреләре табылган булган инде.

Мондый җинаять кылучыларга җәзаны арттыру турында Дәүләт думасы бертавыштан закон кабул иткән иде инде. Аңа нигезләнеп, җинаятьчеләрне 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев