Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстаннан ике ир-ат хаҗ сәфәренә атка атланып чыккан

Юлга алар март аенда Болгардан (Татарстан) кузгалган. Сәфәрчеләр көненә илле чакрым юл уза.

Башкортстаннан ике ир-ат атка атланып хаҗга сәфәргә чыккан. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Башкортстаннан изге сәфәргә Марсель Ахияретдинов һәм Абдулла Камалов чыккан. Юлга алар март аенда Болгардан (Татарстан) – Исламны Идел буенда 922 елда рәсми кабул иткән җирдән башлаганнар.

Көненә алар 50 чакрым юл үтә. Россия чигенә кадәр аларны Башкортстанның Олы Теләк районыннан фермер, ат заводы тотучы Хәсән Һидиятуллин озаткан. Хаҗ кылучыларга яхшы токымлы атларны да ул биргән.

Исламның бишенче фарызын үтәү идеясе Марсель Ахияретдинов башына берничә ел элек килгән. Ул үзенә юлдаш табып, алар әзерләнә башлаганнар. Атларны да һәр көнне утызар чакрым ара узып, җиңел булмаган сәфәргә әзерләгәннәр.

“Авырлыклар түзәрлек, без алга барабыз”, - дигән оптимизм белән Марсель. Аларга Кәгъбаны үз күзләре белән күрү һәм беренче тапкыр хаҗ кылу өчен биш мең чакрым юл үтәсе бар әле.

Хәсән Һидиятуллин әйтүенчә, аларны шат күңел белән каршылыйлар, кунар урын әзерлиләр һәм атларын карыйлар. “Кешеләр ярдәмчел, беркем дә ярдәм итүдән баш тартмый”, - дигән ул.

13 апрельдә хаҗ кылырга баручылар Саратов аша узган. Тукталыш ясап, Саратовның Җәмигъ мәчетендә булганнар. Җомга намазыннан соң аларны мөфти Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов кабул иткән. Алар үз сәфәрләре турында, юлдагы кичерешләре хакында сөйләгән. Алар Хаҗга август уртасында барып җитәргә ниятләүләрен җиткергән.

Мөкаддәс хәзрәт аларга җиңел юллар һәм өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп калган, диелә әлеге хәбәрдә.

Фото: muslim.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин