Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башта – ачкыч, аннары – акча

Узган ел азагына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 4 мең­нән артык алданган “өлешче” исәпләнә. Үз фатирын ике дистә елга якын көтүчеләр дә бар хәтта. Намуссыз төзелеш оешмаларына якын арада ук чик куймакчылар. Тик таяк ике башлы шул...

“ВТ” редакциясе күрше­сендә урнашкан “сакаллы төзелеш”не башкалада яшәү­челәр арасында бел­мәгән кеше юктыр. Достоевский урамы чатындагы күпкатлы йортны 2003 елда ук төзи башлаганнар. Тик фатир хуҗалары әле дә – урамда. “Әти-әнием өлешкә кереп төзүгә гомер буе җый­ган акчасын тотты, – дип сөйли шушы йортта яшәргә тиешле Регина Хәсәнова. – “Свей” фирмасы бөлген­леккә төш­кән­нән соң, әтием бик нык авырып китте. Ул хәзер исән түгел инде. Фатир ачкычын 16 елдан бирле көтәбез”.


Мондый язмышка дучар булучылар Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә бихисап, билгеле. Алга таба мондый хәлләр кабатланмаячак, дип ышандыралар. Билгеле булганча, быелның 1 июленнән торак төзелеше өлкәсендә яңалык гамәлгә керәчәк. Үзгәреш “өлешләп” төзүгә кагыла. Моннан ары төзелеш оешмалары халык кулыннан җыйган акчага йортлар торгыза алмаячак. Ягъни әлеге тармакны финанслау тәртибе үзгәрә. 1 июльдән төзелешкә халык акчасын җәлеп итәргә теләүчеләргә банкта махсус эскроу-счет (инглизчәдән тәрҗемә иткәндә “ике арада тиешле таләпләр үтәлгәнче, акчаның өченче затта саклануы” дигәнне аңлата) ачарга туры киләчәк. “Өлешче”­- л­әрнең акчасы кредит оешмасында сакланачак. Тик төзелеш оешмасы әлеге сум­маны алдан вәгъдә ител­гән торакны сафка бастырып, ачкыч тапшырганнан соң гына ала алачак. Ә моңа кадәр барлык эшләрне үз кесәсеннән яки банктан бурычка алган акча хисабына башкарырга туры киләчәк”, – ди Казан­ның Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Абдулхаев. Бу күпкатлы йортның нигезе дә салынмаган килеш, арзанрак бәя­гә торак сатып алам дип, тө­зелештә өлешләп катнашкан, ахыр чиктә, акчасыз да, фатирсыз да калучылар булмасын өчен эшләнә, ди бел­гечләр.


Торак сәясәте идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген башкалада “өлеш­че”ләр акчасын җәлеп итеп, 205 объектта эш алып баручы 68 төзелеш оешмасы исәптә тора. 43 меңнән артык фатир хуҗасы ачкыч көтә дигән сүз бу! Төзе­лешкә 62 миллиард сумнан артык акча юнәлткәннәр. Килешү­ләрдән күренгәнчә, ел азагына кадәр 65 мәй­данда эш төгәлләнергә тиеш.


Яңа тәртип нигезендә, “өлешче”ләргә төзелеш оеш­масының бөлгенлеккә төшүеннән дә куркасы юк. Ул-бу килеп чыкса, банк хисап счетындагы акчаны тулысынча кире кайтарачак. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар: эскроу-счетларга күчү төзелешнең үзкыйммәте якын­ча 10 процентка артуга китерергә мөмкин, ди бел­гечләр. Моны Татарстан хө­күмәте йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова да раслаган иде. Аның әйтүенчә, республикадагы төзелеш оешмаларының яртысы диярлек финанслау­ның яңа системасына күчүгә бәйле кыенлыклар кичерә. Халыктан җыйган акчага эш итү – бер хәл, банк исә кредитны җиңел генә чыгарып бирмәячәк. Документларны тикшерү өчен генә дә өч айга кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин дип фаразлана. Төзелешнең үзкыйм­мәте арттымы, димәк, оешма вә­килләре фатир сатып алырга теләүчеләрне зур ташламалар белән дә кызыктыра алмаячак. Ә арзанрак булмагач, дивары да булмаган торакка акча юнәлтүдән ни файда? Марсель Абдулхаев әйтүенчә, яңалык гамәлгә кергәч, торак бәясе үзгә­реш­сез калмаячак, билгеле. “Тәҗрибәдән күренгәнчә, теге яки бу канунга үзгә­реш­ләр кертү бер­никадәр кыйм­мәтләнүгә китерә”, – ди ул.


Илнең Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы эскроу-счет­ларга күчүне гадиләштерү, ягъни төзелеш оешмаларына ташламалар кертү турында да хәбәр итте. Өчтән бер өлеше сафка баскан (тер­риторияләрне комплекслы үзләштерү проектлары өчен әлеге күрсәткеч – 15, федераль дәрәҗәдә әһәмияткә ия проектларга 6 процент) һәм “өлешче”ләргә бәйле килешүләр 10 проценттан да артмаган объектларда тө­зелешне иске тәртип буенча, ягъни эскроу-счетлар­га күчмичә башкарып чыгу мөмкинлеге биреләчәк. Ә теге яки бу йортның ни дә­рәҗәдә әзер икәнен җирле үзидарә органнары ачык­лап бетерергә тиеш. Бу хакта күптән түгел Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эш­мәкәрлек буенча комите­тының күчмә утырышында да сүз чыкты. “Республикада муниципаль берәмлекләр объектның техник әзерлеге турында рәсми рәвештә нә­тиҗә бирергә әзерме? Нәр­сәне дә булса раслау өчен, ни эшләгәнеңне бе­лергә дә кирәк бит”, – диде Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының элек­кеге җитәк­чесе Тәлгать Абдуллин. Бак­саң, депутат юкка борчыла икән. Татарстан төзе­леш күзәтчелеге буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов әйтүенчә, бүген рес­пуб­ликаның 13 районы һәм шәһәрендә “өлешләп” төзү­не муниципаль органнар контрольдә тота, калганнарында – инспекция вәкил­ләре. Гамәлгә керәчәк канун нигезендә, әлеге эшне тулысынча урын­дагы оешмаларга йөкләмәкчеләр.


Былтыр Татарстанда намуссыз төзелеш оешмаларыннан зыян күрүчеләр фон­ды да эшли башлады. Аның эш тәртибе түбән­дәгечә: инвесторга җир кишәрлеге тәкъдим ителә, ул исә төзелеп бетмәгән йорт­ларны сафка бас­ты­рыр­га тиеш. 2021 елга ка­дәр ел саен төзелеш эшләре “катып калган” алтышар объектны сафка бастыру күздә тотыла.

Фото: https://pixabay.com | jeviniya

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X