Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башта сан, аннары сыйфат. Җырны ничек аерырга?

“Татар радиосы”н татар эстрадасы фабрикасы дисәк, әллә ни ялгышмабыз кебек. Әнә шул фабрик әле башланып кына киткән елларында үзенә күрә отчет концертларын үткәрә һәм ул беренче көненнән алып хәзергәчә “Татар җыры” дигән атын акларга тырыша. Хәзер исә шушы “Татар җыры”на әллә никадәр проектлар, шул исәптән “Татар радиосы хитлары” дигәне дә өстәлгән икән.

Баштарак “Татар радиосы” җырчыларының күпчелеге фонограммага авыз ачып торса, хәзер компания җанлы концерт үткәрү ягына авышкан. Бу хакта радионың алып баручылары Айваз Садыров белән Гөлназ Сәфәрова сөйләде. Алар хәтта җанлы чыгышны (алып баручыларча әйтсәк, “тере тавыш”ны) ясалмасыннан (аларча “үлесеннән” буладыр инде) ничек аерырга икәнлеген дә өйрәттеләр. Иң беренче билге тавышның тигезле-тигезсез булуы икән. Георгий Ибушев әйтмешли, чын җырчының башкаруында “әтәч” китсә дә күңелле шул. Аннан килеп муенда кан тамырлары бүртеп чыга ди. Филүс Каһиров исә матбугат очрашуында хит булып киткән җырын башкарып, җанлы тавышның тирләтү мөмкинлеген дә күрсәтте. Хәер, мин үземә берничә кеше карап торса да тирлим, диде соңыннан җырчы.


“Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәеваны журналистлар сорауларга саф татар телендә җавап биргәне өчен мактады. Мин татар мәктәбен тәмамладым дигәч, ничек мактамыйсың ди инде. Үзебезнеке шул!


Җырны сату-сатмау, башкару хокукы турында да сүз булды. Филүс Каһиров бу җәһәттән тамашачыга сәхнә артындагы хәлләрне, аның караңгы якларын күрсәтмәү ягында булуын әйтте. Нинди генә проблема килеп туса да, аны кара-каршы утырып хәл итеп була, диде ул җырчыларның социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында ду килеп ызгышуын күз уңында тотып. Нишлисең бит, кемгәдер мәсьәләне тыныч хәл итү ошый, ә кемдер халык алдында кәмит уйнау ягында. Хәер, хәзер тамашачы эстраданы кәмит ясаганнары өчен үз итә дә инде. Шуңа күңелдә саннан сыйфатка  күчәбез дигәне ничегрәк барып чыгар икән, гомумән барып чыгармы ул дигән шик тә туды. Карап карыйк. Аз да түгел, күп тә түгел, 27 октябрьне көтәсе.

Фото: tatar-inform

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X