Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«БӘБИ»ЛӘР ӘБИЛӘРНЕ ӨЙРӘТӘ! /ВИДЕО/

Замана әби-бабайлары оныкларыннан гел дә артта калмаска тырыша: “сыпыра” торган телефонда смс та язып җибәрә, ватсаптан да куллана, бер басуда шалтырата ала һәм интернетта да әллә нәрсәләр эшли белә. Безнең уңган-булган, картаерга ашыкмаган дәү әти һәм дәү әниләребездән чит илләрдәге әби-бабайлар да үрнәк алырлык икән бит, ләбаса!

Әнә, Италиядә яшәүче 85 яшьлек әби Google компаниясе чыгарган “динамик” белән кулланырга өйрәнә. Бу күренешне Ben Actis исемле куланучы үзенең YouTube каналына урнаштырган. Ике атна эчендә видеоны 2 миллионга якын кеше караган. Анда әби кеше башта «Ok Google» фразасын кулланырга өйрәнә, аннары һава торышын белеп карый һәм соңыннан бер итальян җырын да табарга маташа.

Тәслимә әби телефонны әллә кайчаннан белә

Италия әбиләре телефон һәм интернет ише әйберләргә шаккатса, безнекеләрне моның белән инде күптән аптырата алмассың. Алар замана җайланмаларын, билләхи, биш бармагы кебек белә.

Instagram челтәрендә әбисе белән бергә видеолар төшереп танылган Гөлдария Гыйззәтуллинаның вайннарын күпләр карагандыр. Бу кызның әбисен телефон белән дә, интернет белән дә бик оста куллана. Әле күптән түгел генә 70 яшен тутырган Тәслимә әби Гыйззәтуллина Башкортостан республикасының Бүздәк районы Яңа таулар (Алан) авылында яши.

Кыз үзен блогер итеп әле күптән түгел генә саный башлаган. Әбисе белән алар үзләрен вайнерлар, дип саный. Чөнки алар төшергән видеоларның эчтәлеге тормышчан булса да, уйлап чыгарылган. Беренче видеоларын оныгы белән әбисе 2015 елда төшергән.

– Без кечкенә чактан ук әбием «мине компьютер, телефон белән кулланырга өйрәтегез әле», дия башлады. Бергәләп роликлар төшерә башлагач, ул телефонда видео-фото төшерә, интернетка керә, музыка тыңлый башлады. Хәзер инде бездән «минем телефоныма тагын музыка скачать итегез әле, тыңлар идем», дип сорый.

Башта Гөлдариянең әбисе оныкларының тавышларын магнитофонга яздырырга өйрәнгән. Шуннан соң гына телефонга күчкән. Тәслимә әби телефонда гел оныгы белән утыра икән. Гөлдария телефонда нәрсә эшли, әбисенә дә шуны өйрәтә, аңлата. Сорауларына җавап бирә.

– Әбием олы яшьтә булса да, интернетны, телефонны яхшы белергә тели. Замана балалары белән бер телдә сөйләшер өчен, яңалыклар белән танышып барырга, яңа “һөнәрләргә” өйрәнергә тели. Ә әнием ягыннан булган бабам, хәтта, компьютер курсларына да язылды әле, – ди Гөлдария.

Ярты ел саен – яңа телефон

Әбисенең беренче телефонын хәтерләмәсә дә, шуны төгәл белә Гөлдария: Тәслимә әби телефоннарын ярты ел саен алыштырып тора. Юк, бу замана артыннан куу түгел. Авылда яшәгәч, әбинең телефоны йә ватыла, йә суга төшә.

Тәслимә әби һәрвакыт телефонда – аңа йә бер кеше, йә икенчесе шалтырата. «Бу хәтта мине чыгырдан чыгара башлый, мин кайтам гына, ә аның кулыннан телефон төшми». Хәзерге вакытта Тәслимә әби кнопкалы телефоннан куллана, аның ярдәмендә музыка тыңларга да, интернетта утырырга да мөмкин. Ә инде оныгы кайткан вакытта, әби кеше аның телефонда утыргалый.

Олы кешеләрне телефон серләренә төшендерү җиңел булмаса да, Гөлдариягә әбисен телефоннан кулланырга өйрәтү бер дә авыр булмаган. «Әни миннән компьютерда берәр нәрсә өйрәтергә сораганда, мин чыгырымнан чыгам. Чөнки бер үк әйберне әллә ничә тапкыр кабатларга туры килә. Әмма әби белән алай түгел. Ул бер аңлатуда отып алырга тырыша. Телефоннан кулланырга аңа тагын интуиция ярдәм итә», – дип көлә онык.

Оныгы кайтмаган көннәрдә Тәслимә әби, интернетта утырырга дип, оныгының яңа видеороликларын карар өчен, күршеләренә керә икән. Әби яшәгән авылда телефонда интернет кына түгел, гомумән, мобиль элемтә начар тота икән. Шуңа күршеләргә йөрергә туры килә. Тәслимә әби бер дә өйдә утыра торган кешеләрдән түгел. Абыстай булгач, ашларга да барырга туры килә аңа.

Йөри торган энциклопедия

– Мин аптырыйм: каян ул бөтен әйберне беләдер, мин кайткач, әбием миңа дөньяда нәрсә булганын барысын да сөйләп бирә. Кайсы артист операция ясаткан, кайсысы кемгә нәрсә бүләк иткән. Моның кайлардан белеп бетерүенә үзем дә шаккатам! Әбиемнең Instagram социаль челтәрендә үз бите дә бар. Анда без бергәләп утырабыз, аңа үзенә генә күңелсез. Әби белән, гадәттә, телефон аша сөйләшәбез. Бу өчәр сәгатькә сузылырга мөмкин, – ди оныгы.

Гөлдариянең әбисе оныгы белән роликларга да бик теләп төшә. «Бервакыт «Пусть говорят» тапшыруы алып баручысы Андрей Малахов диңгезгә китә дигән хәбәр чыккан иде. Безнең роликлар да шуңа бәйле рәвештә төшерелә башланды. Безгә бу эш бик ошап китте. Роликлар төшерүдә, блогер булып китүдә әбиемнең өлеше бар, дип уйлыйм. Роликлар төшерү – безнең уртак идеябез иде, ул бу фикерне куәтләп алды. Минем әбием хәзерге заманда бу эш булырга тиеш, дип саный. Без булмаганда ул үзе генә дә видеолар төшерә. Еш кына абзарда йорт хайваннарын да, көнкүрештә булган кызыклы вакыйгаларны төшерә. Шуңа без аңа камералы телефон бүләк иттек. Үзе төшергән видеоларны безгә күрсәткәндә, бик шатлана, – ди Гөлдария.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фото һәм видео: язма героеның шәхси архивыннан алынды

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев