Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгеч Covid-19 авыруыннан соң реабилитациянең төп кагыйдәләре турында сөйләячәк

Туры эфир 7 апрельдә Instagram аккаунтында булачак.

Татарстан халкына ковидтан соң реабилитациянең төп кагыйдәләре турында сөйләячәкләр. Спикер ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгече Резедә Бодрова булачак. 

Бодрова кешеләрнең коронавирустан соң нинди нәтиҗәләр белән очрашуы, авырудан соң терелер өчен күпме вакыт китәчәге турында сөйләячәк. Шулай ук ул барлык пациентларга да тернәкләндерү чаралары кирәкме икәнлегенә җавап бирәчәк.

«Сәламәт тәндә - сәламәт рух. Covid-19 авыруыннан соң сәламәтлекне ныгыту» турындагы Турыдан-туры эфир иртәнге сәгать 11дә башланачак. Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева очрашу модераторы булачак.

Трансляция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Covid-19 авыруы таралуга каршы оператив штабы инстаграм-аккаунтларында барачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев