Белгечләр В гепатитын дәвалауның яңа ысулын тапкан
Яңалык вирусларны тулысынча бетерергә мөмкинлек бирә һәм кеше геномына тәэсир итми.
Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) В гепатитын дәвалауның геномлы редакцияләүгә нигезләнгән яңа ысулын тапкан. Бу хакта ведомство җитәкчесе Анна Попова сөйләде.
«Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институты геном редакцияләре нигезендә хроник гепатитны тулысынча дәвалау өчен яңа алымнар эшләде. Ул вирус кисәкчекләренең 99 процентын юкка чыгарырга мөмкинлек бирә, ләкин шул ук вакытта кеше геномына тәэсир итми», — дип китерә Попова сүзләрен ведомство матбугат хезмәте.
Анна Попова Роспотребнадзор институты беренче тапкыр илебезнең реагентлар җыелмасын сәламәтлек саклау практикасына кертте, диде. Алар В гепатиты, шулай ук ВИЧ вирусы мутациясе ныклыгын билгеләү өчен кулланыла.
- Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, дөньяда ел саен хроник гепатиттан 1 миллионнан артык кеше үлә.
Фото: pixabay.com
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев