Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бензин бәясе 100 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин - Бәйсез ягулык берлеге

Берлек ягулыкны азлап сату бәяләрен ирекле итәргә, күпләп сату сегментында кулдан идарә кертергә чакыра.

Әгәр бәйсез Ягулык салу станцияләре (АЗС) базардан китсә, бензин бәясе 100 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу турыда бәйсез ягулык салу станцияләре хуҗаларын берләштергән Бәйсез ягулык берлеге (Независимый топливный союз (НТС) мөрәҗәгатенә сылтама белән РБК яза.

Бензинны азлап сатуда бәяләрне үсүдән туктатып тору турында Хакимият һәм эре нефть компанияләре арасындагы килешү бәйсез ягулык салу станцияләренең бетүенә китерәчәк, диелгән Бәйсез ягулык берлеге мөрәҗәгатендә.

"Бу - критик очрак. Вакыт сәгатьләр белән исәпләнә. Инде бүген үк илнең күпчелек төбәкләрендә бәйсез ягулык салу станцияләре ябыла башлады", - дип яза Бәйсез ягулык берлеге.

Берлек ягулыкны азлап сату бәяләрен ирекле итәргә, күпләп сату сегментында кулдан идарә кертергә чакыра.

Моннан тыш, Бәйсез ягулык берлеге ягулыкка акцизларны бетерергә һәм ягулык базарын реформаларга тәкъдим итә.

Фото: https://pixabay.com | IADE-Michoko

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X