Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер-береңне аңлап эшләү кирәк

Саба янгын күзәтчелеге бүлеге, мәгариф һәм мәдәният объектларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тикшерү максатыннан ел да зур эшләр алып бара. Әлеге оешмаларда күп санда кешеләр һәм балалар булганлыктан янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бирелә. Тикшерү вакытында чыгу юлларының һәм ишекләренең төзеклегенә, электр үткәргечләрнең һәм приборларның таләпләргә туры килүенә...

Саба янгын күзәтчелеге бүлеге, мәгариф һәм мәдәният объектларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тикшерү максатыннан ел да зур эшләр алып бара. Әлеге оешмаларда күп санда кешеләр һәм балалар булганлыктан янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бирелә. Тикшерү вакытында чыгу юлларының һәм ишекләренең төзеклегенә, электр үткәргечләрнең һәм приборларның таләпләргә туры килүенә игътибар ителә. Даими рәвештә тикшеренүләрнең нәтиҗәләре дә күренә. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары тулысынча янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә. Бу учреждение җитәкчеләренең бары тик күзәтеп, бу чараларның төзексезлегенә игътибар итеп даими рәвештә эшләүләрен генә тәэмин итәсе кала. Мәдәният объектларында да соңгы бер-ике елда янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә эшләр башкарыла. Шуңа да карамастан, әле күпчелек мәдәният йортларын таләпләргә туры китереп бетерәсе бар. Янгыннарның юктан гына чыгып, зур зыян китерүен онытмасак иде. Бу уңайдан мәдәният объектлары да янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килеп бетәр дип ышанырга кала.

Илдар Хуҗин,

Саба янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев