Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер ел армиядә булганнан соң да солдат киемен салырга ашыкмаган Айнур Кәримуллин белән әңгәмә

Белүебезчә, ир-егет үз гомерендә өч шартны үтәргә: өй салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш.

Ә шулай ук үзен чын ир-егет дип санаган, туган илен, җирен яраткан ир армиядә хезмәт итәргә барырга бурычлы. Хәрби хезмәттә булганнарга карап, сокланасың, горурланасың.

Шундый сокланырлык егетләребезнең берсе - бер ел армиядә булганнан соң да солдат киемен салырга ашыкмаган Айнур Кәримуллин. Шушы көннәрдә ялга кайткан контрактчы белән редакциябездә әңгәмә кордык. Иң элек ике метрлы егетнең зифа буе игътибарны җәлеп итте.

- Ике түгел, бер метр да 95 сантиметр, - дип төзәтмә кертте ул. - Лесхоз урманнарының саф һавасы килешкәндер инде. Үскәндә төз буйлы наратлар арасында күп йөрелде бит. Гәүдәм шуларга охшагандыр...

Аннары Айнурның армиядә калуының сәбәпләре кызыксындырды. Кем кушкан? Әти-әнисе каршы килмәгәнме, янәсе.

-2008 елда армиягә киткәнче үк шундый уй бар иде, - диде ул.- Хезмәт итә башлагач, шушы фикерем ныгыды гына. Әти-әни нәрсә әйтсен, үзеңә кара, башың үзеңдә, диделәр. Сүземдә торучан икәнлегемне дә белделәр инде. Іыскасы, каршы килмәделәр. Абыем да, сеңлем дә адымымны аңлап кабул иттеләр. Ватанны саклаучылар да кирәк бит. Билгеле, әниләр борчыла инде ул. Сагындырып та куя. Түзәргә туры килә. Инде 3 елга төзелгән контракт срогы уңышлы гына узып та китте. Аны 2017 елга кадәр яңасы белән озайттым. Аннары теләсә кайсы шәһәрчектән үземә социаль наемга фатир алу хокукына ия булачакмын.

-Ә хәзергә кайда яшисең, контрактчыларга каралган хезмәт хакы көн итәргә җитәме?

-Тулай торакта яшим. Без 9дан кичке сәгать 6га кадәр частьта булырга, вазифабызны үтәргә тиеш. Аннан соңгы вакыт үз карамагыбызда. Гомумән, шартларны зарлана торган түгел, дияр идем. Кәеф-сафа корып йөрсәң, акча күпме булса да җитми ул. Кирәгенә генә тота белергә кирәк.

-Частьта элемтәче һәм радист кызлар да күп, дисең. Әле өйләнергә уйламыйсыңмы соң?

-Һәрхәлдә аларга түгел инде, үзебезнең татар кызы кирәк. Өйләнергә дигән уй бар үзе, анысын вакыт күрсәтер инде.

-Контрактчы хезмәте турында ниләр сөйли аласың?

-Нәрсә дип әйтим. Санкт-Петербургны һава һөҗүменнән саклау гаскәрендә хезмәт итәм. Шәһәр бездән 50 километр ераклыкта гына. Ладога күле якын. Шуннан артыгын сөйли алмыйм. Тагын 2011 елда бөтен полк белән өч ай Абхазиядә булуыбыз турында әйтә алам. Биредә һава һөҗүменнән саклау өчен зенит-ракета комплексы урнашкан. Ничек кенә булмасын, контракт буенча хезмәтемне дәвам итәргә уйлыйм. Тагын 15 елдан пенсиягә китү мөмкинлеге кызыктыра.

-Хәзер егетләр көзге чакырылышта армиягә китә. Аларга ни әйтә аласың?

-Куркып торасы юк инде. Бер ел үтә дә китә. Минем үземә "бабайчылык" күренешләре, кимсетелү очраклары белән очрашырга туры килмәде. Солдат хезмәтен үтү егетләргә бик кирәк. Соңыннан үкенергә туры килүе бар. Мин шулай уйлыйм. Контракт белән алга таба калыргамы-юкмы икәнлеген хәл итү исә һәркемнең үз ихтыярында.

Әңгәмәдәш -Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев