Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер кыз "Миллениум" күпереннән сикергән

Бу аянычлы хәл бүген иртән Казанда була. Иртәнге бишләр тирәсендә күпернең кырыенда басып торган кызны күреп алып, коткаручыларны чакырталар. Фаразлар буенча, кыз култыкса аша атлаган һәм шунда эленеп калган була.Ашыгыч ярдәм службалары килеп җитеп аста батутны таратырга өлгерә. Тик кызны тотып кала алмыйлар. Бермәл кулы ычкынып киткән кыз батутка килеп...

Бу аянычлы хәл бүген иртән Казанда була.

Иртәнге бишләр тирәсендә күпернең кырыенда басып торган кызны күреп алып, коткаручыларны чакырталар. Фаразлар буенча, кыз култыкса аша атлаган һәм шунда эленеп калган була.Ашыгыч ярдәм службалары килеп җитеп аста батутны таратырга өлгерә. Тик кызны тотып кала алмыйлар. Бермәл кулы ычкынып киткән кыз батутка килеп төшә дә, аннан читкә төшеп китеп, башы белән асфальтка бәрелә.

Кыз шифаханәгә бару юлында ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә.

Күрүчеләр әйтүенә караганда, кызның кулында шрамнар күп була, Бәлки бу аның элек тә үз-үзенә кул салырга маташуы турында сөйлидер.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев