Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» депутатлары чит телләрдән мәҗбүри БДИга каршы чыкты

Чит телләрдән мәҗбүри имтихан турында тавыш бирүне хакимият партиясе үз сайтында оештырды. Россиядә яшәүчеләрнең 99 проценты бу имтиханга тискәре мөнәсәбәтен белдерде.

«Бердәм Россия» партиясе вәкилләре фикеренчә, 2022 елдан Россия мәктәпләрендә чит телдән бердәм дәүләт имтиханын кертергә ярамый, чөнки укучыларның күбесе бу сынауга әзер түгел. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясе мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Яңа мәктәп» партия проектының Татарстан буенча төбәк координаторы, КИУ ректоры Асия Тимирясова хәбәр иткәнчә, әлегә мәгариф системасы укучыларга чит телдән БДИ бирү өчен җитәрлек белем бирергә әзер түгел.

«Чит тел белү бала алдында яңа чикләр ача, академик мобильлек булдыра. „Имтихан тапшыру балаларны телне өйрәнергә этәрәчәк», — ди имтиханны кертергә теләүчеләр. Әмма фикер алышу барышында белгечләр һәм ата-аналар 2022 елда чит тел буенча мәҗбүри БДИ кертү иртә һәм бу мәсьәлә эшләп бетерелүне таләп итә дип саный», — диде Тимирясова.

Россия мәгариф системасының чит телдән мәҗбүри БДИ кертергә әзер булмавы турында «Яңа мәктәп» партия проекты федераль координаторы Алена Аршинова да әйтте. Бүген инглиз теле сайлап алып кына тапшырыла һәм имтиханны инглиз телен тирәнтен өйрәнгән укучылар бирә. «Әмма аларның саны имтихан бирүчеләрнең 10 процентыннан артмый», — ди Аршинова.

«2018 елның җәендә «Бердәм Россия» илебез хөкүмәтенә чит телләр буенча мәҗбүри имтиханга әзерләнү буенча тәкъдимнәр җибәрде, алар гамәлгә ашырылмады. Чит тел белү мөһим, һәм чит телдән мәҗбүри имтихан тапшыру карары урынлы. Ата-аналар һәм укытучылар фикеренчә, чит тел укытучылары җитешми. Аларны әзерләү программасы искергән. Бу шартларда чыгарылыш сыйныф укучылары БДИдан уңышлы нәтиҗәгә өметләнә алмый һәм аттестат алмый калырга мөмкин дип уйлый», — ди координатор.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев