Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Берничә көн элек югалган 2 яшьлек бала үле килеш табылган

Татарстанның Мөслим районында волонтерлар һәм җирле халык югалган ике яшьлек кызны ике тәүлек дәвамында эзләгән. Бала җомга көнне табылган. Кызганычка каршы, кыз үле. Бу хакта бүген "Лиза Алерт" оешмасы волонтерлары хәбәр итә. Ике яшьлек Карина Дәүләтова 9 нчы июльдә Мөслим районының Олы Чакмак авылында югалган. Алдан фаразланганча, бу хәл Ык...

Татарстанның Мөслим районында волонтерлар һәм җирле халык югалган ике яшьлек кызны ике тәүлек дәвамында эзләгән.

Бала җомга көнне табылган. Кызганычка каршы, кыз үле. Бу хакта бүген "Лиза Алерт" оешмасы волонтерлары хәбәр итә.

Ике яшьлек Карина Дәүләтова 9 нчы июльдә Мөслим районының Олы Чакмак авылында югалган. Алдан фаразланганча, бу хәл Ык буенда ял вакытында булган. 10 нчы июльдә эзләүләргә "Лиза Алерт" эзләү оешмасы волонтерлары кушылган.

Водолазлар баланың гәүдәсен югалган урыннан 2,5 км ераклыкта тапкан, дип хәбәр итә Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев