Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген 9 май бәйрәменә әзерлек буенча киңәшмә узды

28 апрель көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов авыл җирлекләре башлыклары, контрольлек итүче органнар, авыл җирлекләрендә техника куркынычсызлыгы, 9 май бәйрәменә әзерлек, урынардагы чисталыкны тикшереп кайткан район активы катнашында киңәшмә уздырды. Авыл җирлекләрендә, анда эшләүче оешма-предприятие, бюджет учреждениеләрендә хезмәтне саклау ничек куелган, өмәләр даими үткәреләме, җирлек башлыклары...

28 апрель көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов авыл җирлекләре башлыклары, контрольлек итүче органнар, авыл җирлекләрендә техника куркынычсызлыгы, 9 май бәйрәменә әзерлек, урынардагы чисталыкны тикшереп кайткан район активы катнашында киңәшмә уздырды.

Авыл җирлекләрендә, анда эшләүче оешма-предприятие, бюджет учреждениеләрендә хезмәтне саклау ничек куелган, өмәләр даими үткәреләме, җирлек башлыклары халык белән эшне ничек оештырган. Әлеге сорауларга җавап җирлекләргә чыккан активның актында чагылыш тапты. Аларны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев җиткерде. Билгеләнгән иптәшләр, чыннан да барып тикшергәнме, өстән-өстән генә белешкәнме, киңәшмә барышында болар барсы да ачык чагылды.

Җирлекләрдәге кимчелекләр, аларны бетерү юллары, тиешле киңәш һәм таләп район Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан катгый куелды.

Мәгълүмат saby.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев