Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген "Ак барс" үз кырында "Металлург"ны кабул итә

Биш матч рәттән җиңелгәннән соң, ниһаять, өч очко алуга ирешкән Казан командасы бүген чираттагы очрашуын уздыра. Якташларыбыз үз бозында Новокузнецскиның "Металлург" уенчыларын кабул итә. Көндәшләр Көнчыгыш Конференциясендә соңгы урында бара. Аларның плэй-офф чыгу мөмкинлеге юк. Бер караганда, "Металлург"ка берни кирәкми. Икенче яктан, аларның югалтырлык әйбере дә юк. Шуңа күрә уенда...

Биш матч рәттән җиңелгәннән соң, ниһаять, өч очко алуга ирешкән Казан командасы бүген чираттагы очрашуын уздыра. Якташларыбыз үз бозында Новокузнецскиның "Металлург" уенчыларын кабул итә.

Көндәшләр Көнчыгыш Конференциясендә соңгы урында бара. Аларның плэй-офф чыгу мөмкинлеге юк. Бер караганда, "Металлург"ка берни кирәкми. Икенче яктан, аларның югалтырлык әйбере дә юк. Шуңа күрә уенда төрлесе булырга мөмкин. Ә менә "Ак барс"ка очколар комачау итми. Плэй-оффка кадәр өч кенә очрашу калды. Ике атналык ялдан соң казаннар үз кырында "Барыс" белән "Лада"ны кабул итәчәк. Аннары Гагарин Кубогы өчен төп көрәш башлана.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев