Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген кичке ашка тавык ите һәм кишердән кәтлит ясап карагыз әле

Итле ризыкны кем генә яратмый икән? Тавык ите аеруча да тәмле. Ләкин ризык тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиеш бит. Бүген шундый ризыкларның берсен пешерергә өйрәнербез. Кирәк булачак: тавык итеннән фарш, кишер, йомырка, ак ипи, тоз, борыч. Пешерү тәртибе: кишерне пешерәбез һәм вак угыч аша чыгартабыз. Фаршка тоз, борыч,...

Итле ризыкны кем генә яратмый икән? Тавык ите аеруча да тәмле. Ләкин ризык тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиеш бит. Бүген шундый ризыкларның берсен пешерергә өйрәнербез.

Кирәк булачак: тавык итеннән фарш, кишер, йомырка, ак ипи, тоз, борыч.

Пешерү тәртибе: кишерне пешерәбез һәм вак угыч аша чыгартабыз. Фаршка тоз, борыч, йомырка салып шулай ук яхшылап болгатабыз. Тавык итен иттарткыч аша чыгартканда ак ипи телемнәре кушып җибәрсәгез дә була.

Кишер белән итне бергә кушып яхшылап болгатабыз да, зур булмаган түгәрәк котлетлар ясыйбыз.

Котлетларны табада кыздырсагыз, духовкада яисә парда пешерсәгез дә була.

Ашларыгыз тәмле булсын»

http://tatar-today.ru/2016/11/13234/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев