Бүген көндез 19 градуска кадәр җылыта
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитнне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 9 сентябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 17-22 градус җылы булачак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында - иң җылы (19-22) һава температурасы сакланса, көньяк-көнбатышта салкынчарак...
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитнне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 9 сентябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 17-22 градус җылы булачак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында - иң җылы (19-22) һава температурасы сакланса, көньяк-көнбатышта салкынчарак (17-20) булачак.
Сабада һава температурасы 17-19 градус җылы булачак.
10 сентябрьгә каршы төндә урыны белән яңгырлар кабатлана, 8-9 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев