Кояш тотылу Атлантик океан өстендә көндезге 11 тирәсендә башланып,14.30 сәгатьтә Кытай өстендә тәмамланачак.
Бүген Россия төбәкләренең күпчелегендә Кояш тотылу күренешен күзәтеп булачак. Бу турыда "Россия24" каналы хәбәр итте.
Кояш тотылу Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 46 минутта башланачак. Себер кешеләре Кояш тотылуны яхшырак күрә алачак, дип фаразлый галимнәр.
Әлеге сирәк күрнеш Атлантик океан өстендә көндезге 11 тирәсендә башланып,14.30 сәгатьтә Кытай өстендә тәмамланачак.
Фото: https://pixabay.com | ipicgr


Нет комментариев