Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхетемне чит гаиләдә таптым

Ниләр генә күрми адәм баласы?! Әмма барыбер сер бирми, ничек тә яшәргә тырыша. Казанда яшәүче Наилә апа Гарифуллина сөйләгәннәрне ишеткәч, дөньяга бөтенләй башкача карый башлыйсың. Наилә апа тумышы белән Балтач якларыннан. Казанга килеп урнашканда аңа 20 яшь чамасы була. "Мәктәпне бетергәч, ике ел авылда сыер саудым. Аннан соң, туганнарым үгетләгәч,...

Ниләр генә күрми адәм баласы?! Әмма барыбер сер бирми, ничек тә яшәргә тырыша. Казанда яшәүче Наилә апа Гарифуллина сөйләгәннәрне ишеткәч, дөньяга бөтенләй башкача карый башлыйсың. Наилә апа тумышы белән Балтач якларыннан. Казанга килеп урнашканда аңа 20 яшь чамасы була.
"Мәктәпне бетергәч, ике ел авылда сыер саудым. Аннан соң, туганнарым үгетләгәч, шәһәргә китәргә булдым. Авылны, әти-әнине, сөйгән ярымны ташлап китү миңа бәхет китермәде, - дип сөйли ул узган тормышы турында. - Әхәт абыең карап торышка ыспай гына гәүдәле егет, миннән биш яшькә олырак та әле. Яшьлек юләрлеге булгандыр инде, ике айлап очрашып йөрдек тә өйләнешеп куйдык. Никах укыттык, әмма туй булмый калды. Баксаң, Әхәтем гаиләле кеше икән. Хатыны бар, ике кызы үсеп килә. Законлы рәвештә аерылышмаганнар да үзләре. Шулай итеп, мин әлеге йортка икенче хатын булып килеп кердем".
Әхәт абыйның беренче хатыны авыру була. "Иремнең теләгенә каршы бара алмыйм. Авыргач, мине дә ташлый алмый, шуңа сине алып кайткандыр. Бергә яшик, кире генә китмә", - ди ул көндәше Наиләгә. Китми Наилә һәм алар кеше ышанмаслык итеп яши дә башлыйлар. "Ходайның рәхмәтедер инде, Әхәт белән уртак балабыз булмады. Мин бар назымны, җылымны иремнең беренче никахтагы балаларына бирдем. Аларны тәрбияләргә булыштым, - ди Наилә апа. - Мин кияүгә чыккач, Мөршидәнең хәле тагын да авыраеп китте. 12 ел буе урын өстендә ятты ул. Без аның белән чын дусларга әйләндек. Әкренләп кызлар үсте. Без аларны бергәләп кияүгә дә бирдек. Тик Мөршидәгә оныклар сөяргә насыйп булмады".
Ә аннары Әхәт абыйга да инсульт була. Хәле бик авырая. Шул вакытта Наилә апа эшен ташлап, Әхәтен карый. "Бу дөньяда бер генә тапкыр да үзем өчен яшәмәдем. Хәтта әти-әнием, туганнарым белән аралашмый идем. Әни авырып урынга егылгач та, кайтып килә алмадым. Бары тик вафатын ишеткәч кенә юлга чыктым. Ә әти әнидән соң озак тормады. Шулай итеп, якын кешеләрсез калдым, - ди Наилә апа. - Тик үз тормышымнан канәгать булып яшәдем. Әхәтем 60 яшен дә тутыра алмыйча якты дөньядан китеп барды. Хәзер зур өемдә берьялгызым утырып калдым. Ярый әле, үстергән кызларым килеп хәлемне белә. Оныкларым йөгереп йөри. Кеше балалары белән бәхет таптым".
Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 120 | 15.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев