Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бил турысын нечкәртергә, күкрәк тирәсен зурайтырга телибез»

Әңгәмә вакытында бер маммолог: «Үзен хөрмәт иткән хатын-кыз фитнеска йөрергә тиеш» дигәч, кызык эзләп мин дә спорт клубына киттем. Тренажерлар залында симез, зур корсаклы кешеләрне очратырмын дип уйлаган идем. Миннән дә ябыграк, төз гәүдәле яшьләрне күреп, гаҗәп­ләнеп калдым. Баксаң, фитнеска артык авырлыктан котылудан бигрәк, мускулларны ныгыту, үзеңне билгеле бер формада...

Әңгәмә вакытында бер маммолог: «Үзен хөрмәт иткән хатын-кыз фитнеска йөрергә тиеш» дигәч, кызык эзләп мин дә спорт клубына киттем. Тренажерлар залында симез, зур корсаклы кешеләрне очратырмын дип уйлаган идем. Миннән дә ябыграк, төз гәүдәле яшьләрне күреп, гаҗәп­ләнеп калдым. Баксаң, фитнеска артык авырлыктан котылудан бигрәк, мускулларны ныгыту, үзеңне билгеле бер формада тоту өчен йөриләр икән.

Ә соңгы баруымда тренажерлар залында 16 яшьлек ике кызны күреп, бөтенләй исем китте. Тренер да аларны күреп гаҗәпләнде булса кирәк: «Балалар, бу тимерләр өеме арасында нәрсә оныттыгыз сез, мәктәптәге физкультура дәресләре генә җитмимени сезгә?» - дип ярым шаяру белән каршы алды ул аларны. Кызлар исә, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә: «Безнең көчле буласыбыз килә, кулларда мускуллар үстерәсе иде, бил турысын нечкәртергә, күкрәк тирәсен зурайтырга телибез», - дип зарларын сөйли башладылар. Кыскасы, дәрес буе тренер егет, 16 яшьтә әле организм тулысынча җитлегеп бетми, кияүгә чыккач, бала тапкач, хатын-­кызның фигурасы үзгәрә, дип, кызларны тынычландырыр­га ашык­ты.

Кызлар интернетта махсус препаратлар ярдәмендә фигураны үзгәртеп булуы турында да укыганнар. Хәзер дөнья бетереп шул даруларны эзлиләр. Әмма тренер монда да яшүсмерләрнең соравына җавап тапты:

- Сез ул даруларның гормоннардан торганын беләсезме? Аларны ашасагыз, тәнегез ир-атныкын хәтерләтә башлаячак. Ни өчендер хәзерге яшьләр нәкъ менә шул препаратларга кызыга. Тренажерлар залына йөргән кызларның 19 процентының тәне нәкъ менә шуның аркасында ир-атныкын хәтерләтә - җилкәләр киң, күкрәк юк, мускуллар, аяклар көчле. Хатын-кызга хас бернинди нәфислек, мөлаемлык, ягымлылык юк. Хәтта кызларның тавышлары да ир-атныкы кебек калыная башлый. Нигә кирәк бу сезгә? Андый көчле кызлардан егетләр курка, кияүгә дә чыга алмавыгыз бар. Җитмәсә, гормональ дарулар кулланып, бала таба алмау куркынычы да арта. хатын-кыз нәфис зат булып калырга тиеш инде ул, - диде.

16 яшьтә генә булуга карамастан ясалма кашлы, татуировкалы, чәчләрен буяган, җете итеп бизәнгән кызлар, хатын-кыз да була беләбез әле без дигәндәй, дәрес ахырында тренер янында чуала башладылар. Өстәмә дәресләр алырга телибез, дип, телефон номерларын да сорашкан булдылар. Ул көнне тренажер залындагыларның күзе шул ике кызда гына иде бугай.


Эльвира Мозаффар

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев