Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әбиләр диненә карагыз! "Казан-Арена"да 15 мең кеше авыз ачты

Быел Рамазан аенда республика күләмендә җиденче мәртәбә узучы ифтарга 15 мең халык җыелды. Барча кунаклар­ны 45 мең кеше сыйдырышлы “Казан-Арена” стадионы кабул итте. Оештыручылар, вакыт­ның соң булуын истә тотып, районнардан азрак киләчәкләр, дип кисәтсә дә, халык, бернигә дә карамастан, юлга чыккан. Шәхси машиналарда гына түгел, автобус яллап килүчеләр да шактый иде.

Кызлары Гөлсирин бе­лән Гөлнур һәм Илһам Хә­бибрах­мановлар Балык Бис­тәсе райо­нының Таулар авылыннан килгән. Уллары һәм кияү­ләре дә биредә икән, алар, өстәл әзерләргә волонтерлар кирәк, дигән игълан чыккач, булышырга теләк белдергән. Гаилә башлыгы авылда биш ел инде имам вазифасында. Мондый чарада беренче генә катнашулары. “Гаиләбез бе­лән шушы хәтле халык арасында басып торуыбызга, бер­гәләп җәмәгать намазы укый алуыбызга сөенәбез. 90 яшьлек каенанам изге теләк­ләр теләп озатып калды. Бер дә арттырып әйтүем түгел, би­редә хаҗ кылган кебек тәэ­сир­­ләр кичердем”, – ди Гөлнур.


“Казан-Арена” мәйда­ны­на намаз уку өчен рәт-рәт ак плас­тик тасмалар тезеп чыкканнар. Кемдер үзе­нең намазлыгын баш очына җәеп куйды. Ахшам намазына ка­дәр Коръ­ән аятьлә­ре яңгы­рады, “Нашидул Ислам” төр­ке­ме солистлары, шулай ук Ильяс Халиков, Ильяс Мин­һаҗев бер­сен­нән-берсе моңлы көй­гә мөнәҗәт­ләр әйтте. Халык телефон аша дини сораулар викторинасына җавап бирде. Авыру балаларны дә­валауга акча җыюны хә­бәр иттеләр. Акча күчерүне шулай ук телефон аша да башкарып була. Экраннан яр­дәмгә мохтаҗ балалар­ның йөзләре күренеп китте. Болар барысы да мәй­данга җыелган халыкның кү­ңе­лен нечкәртте. Кулъяулык бе­лән күз яшь­ләрен сөртүче­ләр байтак иде. Бигрәк тә әби­ләрнең хисләре тышка бәреп чыкты.


– Шатлыктан елыйм, – ди 77 яшьлек Әминә апа Газизова. – 16 яшемдә әнием намаз тәртибен яздырып калдырды. 45 яшьтә тормышымда бик зур сынаулар башлангач, шуларны искә төшердем. Ул чакта динне, башкалар сизмәсен дип, яшерен тоттык, мәчетләр дә берничә генә иде. Хәзер азан тавышы ишеткән саен, шатлыктан күңелем тула...


Кунакларны Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде һәм бәйрәм бе­лән котлады. “Кешеләр качып ураза тоткан заманнар бар иде. Ураза тотканны, намаз укыганны гаеп итә­ләр иде. Бүген шөкрана кылып бете­рә алмыйбыз. Рамазан аен зурлап, нинди матур чаралар уза”, – диде Җәлил хәзрәт. Баш казый чыгышында Рамазан аенда күзләрне кирәк­мә­гән әйбер караудан, колак­ларны ки­рәк­мәгән әйбер ише­түдән, телне кирәкмәгән әйбер сөй­ләүдән тыю мөһим­леген дә искәртте. “Юкса ач то­руның әһәмияте бик кеч­кенә булачак”, – диде ул.


Мәйданда әбиләр күп иде. Гомумән, ир-атларга караганда хатын-кызлар сафы тыгызрак. Татарстан мө­с­елман­на­ры Диния нәза­рә­те рәисе, мөфти Камил хәз­рәт Сәмигул­лин моны үзен­чә аңлатты.


– Узган ел да шулай иде, – ди мөфти. – Алар безгә караганда тырышрак. Бу уңайдан бер риваять тә бар. Анда, әбиләрнең диненә карагыз: әбиләр ничек гыйба­дәт кыла, ничек Раббыбызга ышана, аларга игътибар итегез, дип язылган. Быелгы чарадан бөтен кеше ка­нәгать калгандыр, риза булып, рәхмәт әй­теп киттеләр.


Ифтар бөтен кешене бер­ләштерде. Татарстан Пре­зи­денты Рөстәм Миңне­ха­нов­тан башлап (улы Ис­кәндәр белән килгән иде), гади халык, чит ил кунаклары, яше-карты – барысы да табын янында бер үк төрле ризыктан, эчем­лек­тән авыз ачты. Барчасына пылау, җи­мешләр, сулар әзер­лә­гән­нәр. “Минем уйлавымча, бу – бик күркәм чара, чөнки ин­тернеттан, төрле масса­кү­ләм мәгълүмат чараларыннан начар хәбәрләрне еш ише­тәсең. Безгә яхшы хәбәр­ләр җитми, аларга игъ­ти­барны күбрәк бирәсе иде”, – ди мөфти.


Республика күләмен­дә­ге ифтарны, Диния нәзарә­тен­нән тыш, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте, Рос­сия мөселманнары ассоциациясе оештырды. Аша­ган белми, тураган белә дигәндәй, оештыручылар, яңгыр яуса, нишләр­без, ачык мәйданда намазны ничек укырбыз, дип тә борчылган. Көн иртәдән аяз һәм кояшлы иде, һавада болыт әсәре күренмәде. Хәер, Камил хәзрәт 15 мең кешегә табын әзерләү җиңел булмавын әйтте. “Җиңел булса, без моңа алынмас та идек”, – диде ул.


Мөфти Казанда төзелә­чәк Җәмигъ мәчете турында да фикерләре белән уртаклашты.


– Махачкалада 14 мең кеше сыйдырышлы мәчет бар. Чечняда 20 мең кешелек мәчет төзелеп килә. Безнең башкала да бик күп кеше җыя алырлык мәчеткә мохтаҗ, – ди Камил хәзрәт. – Ул мәчетне салганда, һич­шиксез, халык тәкъдиме дә исәпкә алыначак. Без аның буенча бәхәсләр чыгуын те­ләмибез. Бар кеше ка­нәгать калырлык проект белән зур, матур мәчет тө­зергә ниятлибез.


Кунакларны озаткач, мөф­ти рәхмәт әйтергә волонтерлар янына ашыкты.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев