Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бишбармак (рецепт)

Азат һәм Алсу Фазлыевлардан бишбармак рецептын тәкъдим итәбез. Башта кәструльдә ат ите (башка төрле ит тә ярый, икенче кәструльдә тутырма (шызык, сызвеку) пешерергә. Иттән генә пешерсәгез дә ярый. Пешкәч зур кисәкләргә турап, савытка саласы, ит өстенә зуррак кисәкле итеп пешерелгән бәрәңге салырга. 3 нче кат итеп токмач камыры кебек басып,...

Азат һәм Алсу Фазлыевлардан бишбармак рецептын тәкъдим итәбез.

Башта кәструльдә ат ите (башка төрле ит тә ярый, икенче кәструльдә тутырма (шызык, сызвеку) пешерергә. Иттән генә пешерсәгез дә ярый. Пешкәч зур кисәкләргә турап, савытка саласы, ит өстенә зуррак кисәкле итеп пешерелгән бәрәңге салырга.
3 нче кат итеп токмач камыры кебек басып, ромбиклап киселгән һәм ит шулпасында тиз генэ пешерелеп алынган камырлы өлешен салырга.
4 катка боҗралап туралган суган салына. Суганнны салганчы төнәтергә: өстенә борыч сибәргә, кайнар су яки шулпа салырга һәм өстен тәлинкә белән каплап 10-15 минут тотарга.
Аннары 4 кат итеп суганны салырга. Ул кетердэп торырга тиеш.
Бишбармакнын өстенә шулпа салырга, укроп сибәргә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев