Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүлмәсен арендага бирергә уйлаган Чаллы пенсионеры җыйган акчасыннан колак каккан

Чаллыдагы хатын-кыз, кырыгалдарлар кушканны эшләп, 73 мең сум акчасын каракларга күчергән.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ”). Бүлмәсен арендага бирергә уйлаган Чаллы пенсионеры җыйган акчасыннан колак каккан. Полициягә мөрәҗәгать иткән 69 яшьлек зыян күрүче белдерү сайтларның берсенә бүлмәсен арендага бирү турында игълан урнаштырганлыгын сөйләгән. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьдә 9.55 сәгатьтә берәү игълан буенча шалтыратып, бүлмәдә тору өчен алдан акча күчерәчәген җиткергән. Шалтыратучы ир-ат пенсионер хатын-кыздан банкоматта кайбер сан комбинацияләрен җыярга кушкан. Хатын-кыз ул кушканнарны эшләгәч, счетыннан 73 мең акчасы алынуын күргән.

Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 159 нчы маддәсендә каралган “Мошенниклык” гамәлләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, зыян күрүче банкоматта кайбер сан комбинацияләрен җыеп, үз мобиль банкын мошенникларның ике абонент номерына тоташтырган һәм үз акчаларын аларга күчергән. Кырыгалдарларның сим-картасы Пензада һәм Түбән Новгород өлкәсендә теркәлгән. Тикшерү эше дәвам итә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев