Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Блогер Африка мөселманнары су алу өчен егерме кое казыганын әйтте

Рәсүл Тәвдиряков Африка илләрендә мөселманнарга матди ярдәм иткәнен сөйләде.

Блогер Рәсүл Тәвдиряков Африкада Нигерда яшәүче мөселманнарга, эчә торган су алу өчен, егерме кое казыган, матди ярдәм күрсәткән. "Татар-информ" хәбәрчесенә ул Африкага сәяхәте турында сөйләде.

Бер яхшы коены төзү өчен 1000 доллардан артык акча тотылды, коеның тирәнлеге 40 метрга җитә, диде Рәсүл Тәвдиряков. 

Блогер мохтаҗ булган мөселманнар өчен, матди ярдәмне интернет аша җыя. Ул шулай ук Бирма һәм Бангладеш мөселманнарына ярдәм иткән. “Биредә кешеләр минем сигез балам бар дип әйтә. Ә күпмесе үлде дип сорасаң, сигез, дип җавап кайтарырга мөмкин. Һәр гаиләдә балаларның яртысы диярлек үлеп бара”, - дип сөйләде ул.

Рәсүл Тәвдиряков сүзләренчә, бу илдә азык-төлек өчен яшелчәләр үстерү белән проблема бар. Мәсәлән, кешеләр кишерне Европадан кергән экзотик ризык буларак үстерә, ә күбесенең аны күргәне дә юк.

“Нигер - дөньядагы иң ярлы илләрнең берсе, ә халык шат яши. Анда моңсу, кәефсез йөргән кешене күрмисең. Нигерда җинәятьчелек юк, диярлек. Кеше ачтан үлсә үлә, әмма башка кешене таламый”, - диде ул.

“Кая яшәвең мөһим түгел – теләсә кайсы урында да бәхетле булып була. Без мөселманнар башка мөселманнарга булышып яшәргә тиеш. Бу безнең изге бурычыбыз”, - диде Рәсүл Тәвдиряков.

Фото: dumrt.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев