Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Болгар радиосы”ның ретро концертында сәхнәдән югалган татар артистларын тамашачы тын алмый тыңлый

6 октябрь “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы”ның “Үткәннәр сагындыра” ретро концерты узды. Анда 30лап җырчы чыгыш ясады.

  • "Үткәннәр сагындыра" дип исемләнгән тәүге концерт тамашачы хозурына апрель аенда тәкъдим ителгән иде. Бүгенге тамаша - шушы проектның икенче  концерты.

Ретро концертта узган гасыр азагында популяр булган җырчылар да, яшь башкаручылар да бар. Тамашачылар экран аша гына булса да, бакыйлыкка күчкән Әлфия Афзалова, Әлфис Кыямов белән дә күрешә алды.

Концертны Артур-Марат дуэты "Болгар радиосы" гимны белән ачып җибәрде.

Аннан соң тамаша аерым сценарий буенча барды. Ул шәһәр егете белән авыл кызының калада очрашып өйләнешүләре, балалары тугач, кызның туган авылына кайтып төпләнүенә нигезләнгән. Соңрак исә аларның улы гаилә корып, оныкларының җаны авылга, әби-бабасы нигезенә тартыла. Рольләрне радионың мөхәррире Илфар Кәримов, сценарий авторы һәм режиссеры Илфак Хафизов, алып баручылар Гөлназ Фәйзрахманова белән Индира башкарды.

Концерт театральләштерелгән тамашага корылган. Тамашачы үзен радио тыңлап утырган кебек хис итте.

"Безнең төп идеябез радиога бәйләнешле иде. Бүген яңгыраган җырларның күбесе -  радиода яңгыраган композицияләр, - диде сценарийның авторы һәм программаның режиссеры Илфак Хафизов "Татар-информ" хәбәрчесенә. -  Шоудан тыш, элеккеге җырларыбыз тансык тамашачыга. Шуны җиткерәсебез килде. Ретро җырларны халыкка сәхнә аркылы җиткерү өчен папка тотып чыгучы алып баручылар кирәкми. Радио ул безнең өебездә фон булып тора. Безнең тормыш шуңа ияреп үзе ага. Җыр - шулай ук безнең тормышның аерылгысыз өлеше".

 

Концертның театральләштерелгән формада булуы юктан гына түгел.

"9 ел Тинчурин театрында эшләгәч, үземнең дә уйныйсы, коллегаларны да уйнатасы килде. Ул минем каныма сеңгән, шуңа күрә бу экспериментка алынып эшләп карарга булдым", - диде ул.

Илфак Хафизов сүзләренчә, тамашачылар радио аша ретро җырларны күп һәм еш сорый.

"Ретро җырлар өчен безнең аерым сәгатьләр дә бар. Шулай ук без аларны сораулар буенча да бирәбез. Безнең байлыгыбыз - ретро җырчылар. Алар безнең тәкъдимгә берсүзсез риза булды, рәхәтләнеп килделәр", - диде Илфак Хафизов.

Сценарий авторы һәм режиссер сүзләренчә, радионың ретро концерт оештыруына Әлфия Афзалова сәбәпче. "Әлфия апаны искә алу кичәсендә без элеккеге җырчыларны сәхнәгә чыгарып, экран белән эшләп карадык һәм шуннан соң бу идея орлык булып шытып, шушы хәлгә килде",- диде Илфак Хафизов.

Автор сценарийны 6 сәгать эчендә язган. "Сценарийны утырдым да 6 сәгать эчендә яздым. Ә башка концертларга, "солянка" кебек җыелмаларга чагыштырмача озак языла. Бу юлы продюсер һәм мөхәррир белән утырып сөйләштек тә, тиз арада эчтәлек тә әзер булды",- диде автор.

Концерт ике өлешкә бүленде. Тамашачылар кайчандыр хит булып, бүген дә популярлыгын югалтмаган җырларны тыңлап хозурланды. Мәсәлән, Зөлфия Минһаҗева башкаруында "Миләшкәем", Лилия Хәмитова репертуарыннан "Буран дулый", Асаф Вәлиевның "Эх, сез матур кызлар", Зөһрә Сәхәбиева башкаруында "Балан", Закир Шаһбанның "Кайда син, гармун?" җырлары тәкъдим ителде. 

 

 

Тәнәфес вакытында тамашачылар "Мирас" ансамбленә кушылып җырлады.

"Үткәннәр сагындыра" концерты дәвамлы булачак. "Дәвамы булса да, формасын үзгәртергә туры киләчәк. Кабатлану кирәкми. Анысы тормышка түгел, концертка бәйләнәчәк",- диде Илфак Хафизов.

"Болгар радиосы"ның ретро концерты өч сәгатьтән артык барды. 

 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X