Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Болытларда “Аллаһ” сүзе [+фото]

Башкортстанда яшәүче Гөлфия Ярмөхәммәтова күктә гадәти булмаган болытларга игътибар итә. Игътибар белән караса, болытлардан гарәп хәрефләре белән "Аллаһ" дип язылган була. Шуны фотога төшереп, социаль челтәргә элә. - Рамазан аеның соңгы көннәрендә ерак юлга чыгып киттек. Ул 15 июльдән 16 июльгә каршы кич иде. Ул көнне җил дә юк, күк...

Башкортстанда яшәүче Гөлфия Ярмөхәммәтова күктә гадәти булмаган болытларга игътибар итә.

Игътибар белән караса, болытлардан гарәп хәрефләре белән "Аллаһ" дип язылган була. Шуны фотога төшереп, социаль челтәргә элә.

- Рамазан аеның соңгы көннәрендә ерак юлга чыгып киттек. Ул 15 июльдән 16 июльгә каршы кич иде. Ул көнне җил дә юк, күк тә бик аяз иде. Навигатор белән барсак та, дөрес юлдан китмәвебез ачыкланды. 15 чакрым араны артык узганбыз булып чыкты. Әмма зур юлга чыккач та, күктә шушы болытларга тап булдык. Бу язу 20 минут буе эленеп торды, - дип язып та куйган фото астына Гөлфия ханым.

Татарстан мөфтие урынбасары, "Гаилә" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга шалтыратып, әлеге уңайдан без аның фикерен сораштык.

- Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдәге бер аятендә: "Сез җирләргә, күкләргә карагыз, анда Аллаһының могҗизаларын, галәмәтләрен күрерсез", - дип әйтә. Димәк, бу күренешкә дә Ходайның бер галәмәте дип карарга кирәк. Күбебез әби-бабайларыбыздан да рамазан аеның ахырында - Кадер кичәсендә күктәге болытларның ачылуы-таралуы, анда үзенә күрә бер нур барлыкка килүе турында ишетеп беләбез. Аллаһының галәмәтләрен агач кәүсәсендә, тавык йомыркасындагы "Аллаһ" дигән язуларда да күрүчеләр хакында еш ишетеп торабыз.


Дилбәр Гарифуллина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев