Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борһанов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе җитәкчесе итеп билгеләнде

Россия спорт министры Олег Матыцин Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министрын академия ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләү турында боерык имзалады.

Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләнде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Россия спорт министры Олег Матыцин бүген Рафис Борһановны Идел буе академиясе ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләү турындагы боерыкны имзалады», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, алдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рафис Борһанов башка эшкә күчү сәбәпле, аны республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итү турында боерык имзалаган иде. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев