Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу сезонда Татарстанда дуңгыз гриппының ун очрагы теркәлгән

Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары гриппны кичергән кешеләрдә инфаркт, инсультлар булу ихтималын әйтте.

2018-2019 еллар сезонында гриппның унөч очрагы теркәлгән. Ун очракта дуңгыз гриппы ачыкланган. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтте.

  • H1N1 тибындагы грипп "дуңгыз гриппы" буларак билгеле. Бу бик йогышлы инфекцион чир дуңгыздан һәм кешедән кешегә дә йога ала. Гриппка югары тән температурасы, тән сызлануы, хәлсезлек, күңел болгану, коры ютәл, тамак авырту кебек билгеләр хас. Грипп үпкәләр ялкынсыну кебек өзлегүгә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

Сергей Осипов авырый башлаганны сизүгә өйдә калу хәерлерәк икәнен әйтте. “Грипп кайчакта төрле ОРВИ, хәтта эчәк инфекцияләре кебек тә үтәргә мөмкин. Грипп вирусы хирургия патологияләренә кадәр китереп җиткерә ала. Гриппны кичергән кайбер кешеләрдә 1,5-2 айдан инфаркт, инсультлар була алуы инде исбатланган, шуңа күрә халык вакцинация кирәклеген аңларга тиеш", - ди Сергей Осипов.

Быел Татарстанда грипптан 1 млн 186 мең 590 олы кешегә һәм 584 мең 715 балага грипптан прививка ясалган. Осипов әйтүенчә, соңгы биш елда грипптан прививка ясатучыларның берсе дә бу чир белән авырмаган. "Быел грипп белән авырган 13 кеше дә прививка ясатмаган булган”, - диде. Аның сүзләренчә, гриппка каршы вакцина дуңгыз гриппы вирус штаммына каршы торырга булыша.

Министрның беренче урынбасары, шулай ук, 31 декабрьдән 2019 елның 13 гыйнварына кадәр 19 меңнән артык үтә көчле респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) теркәлгәнен әйтте. Бу эпидемия бусагасыннан 17 процентка түбәнрәк.

  • Сергей Осипов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әйтүенчә, узган елның гыйнвар уртасына гриппның 80ләп очрагы ачыкланган булган. 2017-2018 елларның эпидемиологик сезонында барлыгы 600ләп кеше грипп белән авырган.

Фото: фотоархив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев