Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район тудырү бүлегеннән Яңа елның беренче сабыен өенә озаттылар

Гыйнварның 18 көнендә район үзәк хастаханәсендә 5 бала дөньяга килгән.

 Яңа елның тәүге ае Шәмәрдәндә яшәүче Әдилә һәм Игорь  Николаевлар гаиләсенә олы бүләк алып килде:14 гыйнварда дүртенче сабыйлары –  кызлары дөньяга аваз салды. Нәни Софья  районыбызда беренче туган сабый буларак теркәлде.

 Әти-әнисенә кадерле сабый, абыйлары Данил, Никита, Ильяга көтеп алынган кадерле сеңел тууы әлеге гаилә өчен генә түгел,  район күләмендә мөһим вакыйга. Шуңа да 18 гыйнвар көнне ана белән баланы хастаханәдән каршыларга аларның якыннары белән бергә, район башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов,  гражданлык хәле актларын  теркәү бүлеге начальнигы Гөлнар Шәфыйкова килде.

«Гаиләгездә  сабый дөньяга килү районыбыз өчен дә зур вакыйга. Сезнең шатлыкны без дә уртаклашабыз. Елларыбыз имин, гаиләләребез бәхетле булсын. Сезнең гаиләдә дөньяга туган  сабыйның аягы җиңел булып,  районыбызда балалар саны артып торса иде»,  – диде Марат Кәримов район башлыгының махсус бүләкләрен тапшырып.

Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары да Гөлназ Гарифуллина Николаевларга сабыйларын исән-сау, тигезлектә  үстерүләрен теләде. Бәхетле гаиләне  Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев, Әдилә  эшләгән “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Равилә Хәмзина да тәбрикләп, иң изге теләкләр җиткерделәр.

«Зур сөенеч хисләре кичерәбез. Кызыбызны бик озак көттек. Абыйлары да сеңелкәшле булуларына бик шат. Алла боерса бишенчесенә дә килергә ниятлибез. Дүрт балабыз да район үзәк хастаханәсендә дөньга килделәр.  Биредә эшләүче бөтен хезмәткәрләргә, безне хөрмәтләп килгән җитәкчеләргә бик рәхмәтлебез», – ди Әдилә.

“Универсал” җәмгыятендә эшләүче әти кеше Игорь Николаев та гаиләсенең тагын да түгәрәкләнүенә куану  хисләре белән бүлеште.   һәрбер гаиләгә әлеге бәхетле мизгелләрне кичерергә язса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев