Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Булгария” һәлакәтендә гаеплеләр 46,5 млн.сумнан артык мораль һәм материаль зыян түләячәк

Казанның Мәскәү районы суды карары белән "Булгария" дизель-электроходы һәлакәтендә гаепле дип табылган 5 кеше 46,5 млн. сумнан артык мораль һәм материаль зыян түләргә билгеләнгән. Суд карарын чыгарганда судья Сергей Якунин хәбәр иткәнчә, зыян күргән якның дәгъвалары өлешчә канәгатьләндерелгән яки кире кагылган. Суд мондый карарны төрле нигезләр буенча чыгарган - вакытында...

Казанның Мәскәү районы суды карары белән "Булгария" дизель-электроходы һәлакәтендә гаепле дип табылган 5 кеше 46,5 млн. сумнан артык мораль һәм материаль зыян түләргә билгеләнгән.

Суд карарын чыгарганда судья Сергей Якунин хәбәр иткәнчә, зыян күргән якның дәгъвалары өлешчә канәгатьләндерелгән яки кире кагылган. Суд мондый карарны төрле нигезләр буенча чыгарган - вакытында тапшырылмаган документлар, нигезсез һәм расланмаган суммалар, гариза тапшыручының үлеме. Суд шулай ук компенсация күләмнәрен билгеләгәндә, гаепләнүчеләрнең финанс мөмкинлекләренә нигезләнгән.

Шулай итеп, суд "АргоРечТур" ҖЧҖ директоры, "Булгария" дизель-электроходы субарендаторы Светлана Инякина, "Россия елга регистры" ФДУ Кама филиалының Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашов, "Булгария" дизель-электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитов, Идел буе дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелегенең Идел буе идарәсе Казан линиясе бүлеге башлыгы Ирек Тимерхаҗиев һәм бу бүлекнең элеккеге баш инспекторы Владислав Семеновны мораль зыяннны кайтару сыйфатында якынча 46 млн. 500 мең сум һәм материаль зыянны кайтаруга 149 мең 299 сум түләүгә билгеләде.

Моннан тыш, суд карары белән тикшерү барышында Ивашовның һәм Семеновның арестка алынган милке компенсация түләүгә җибәрелә.

Исегезгә төшерик: "Булгария" һәлакәте турында эш буенча зыян күргәннәрнең мораль зыянны компенсацияләү турында дәгъвалары суммасы 201 млн. 600 мең сум булган, материаль зыянны кайтару турында дәгъваларның суммасы - 236 мең 399 сум, дип хәбәр итә Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев