Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Булгария” теплоходы һәлакәте турында эш буенча гаепләнүчеләр реаль срокка ирекләреннән мәхрүм ителде

Казанның Мәскәү районы суды "Булгария" теплоходы һәлакәте турында эш буенча барлык гаепләнүчеләрне реаль срокка ирекләреннән мәхрүм итте. "АргоРечТур" ҖЧҖ директоры, "Булгария" дизель-электроходы субарендаторы Светлана Инякина җәзаны гомуми режимдагы колониядә узу белән барлыгы 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук 3 елга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә....

Казанның Мәскәү районы суды "Булгария" теплоходы һәлакәте турында эш буенча барлык гаепләнүчеләрне реаль срокка ирекләреннән мәхрүм итте.

"АргоРечТур" ҖЧҖ директоры, "Булгария" дизель-электроходы субарендаторы Светлана Инякина җәзаны гомуми режимдагы колониядә узу белән барлыгы 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук 3 елга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә. Срокны исәпләү вакыты 2014 нче елның 7 нче июленнән башлана. Суд срокны кулга алу вакытыннан исәпләргә карар кылды. Инякинаның улын әбисе тәрбиясенә тапшырырга карар кылынган.

"Булгария" дизель-электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитовны суд залында сак астына алдылар. Ул исә 6,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелеге Идел идарәсе Казан линиясе бүлеге башлыгы Ирек Тимерхаҗиевка 3 елга һөнәри эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 6 ел гомерен гомуми режимдагы колониядә уздыру билгеләнгән.

Әлеге Казан линиясе бүлегенең элеккеге баш инспекторы Владислав Семеновка 5 елга гомуми режимдагы колониягә озату билгеләнгән. Ул шулай ук 3 елга һөнәри эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм. Суд шулай ук сак астында тоту вакытын исәпкә алырга карар кылды.

"Россия елга регистры" ФДУ Кама филиалының Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашовка 3 елга һөнәри эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм итү билгеләнде. Ивашов, Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләкте - аны суд залында азат иттеләр.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев