Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычка акча бирмәгән өчен хезмәттәшенең машинасын урлый

47 яшьлек ир-ат көндез "ВАЗ-2114" ле автомобиленең куйган урыныннан юкка чыгуын әйтеп полициягә мөрәҗәгать итә. Чаллы полициясе хезмәткәрләре кайнар эздән 42 яшьлек чаллылыны тоткарлый. Ул зыян күрүченең хезмәттәше булып чыга. Баксаң, ир-ат берничә сәгать элек Алабугада яшәүчедән бурычка акча сорап торган була. Акча ала алмагач, ул чишенү бүлмәсенә керә һәм...

47 яшьлек ир-ат көндез "ВАЗ-2114" ле автомобиленең куйган урыныннан юкка чыгуын әйтеп полициягә мөрәҗәгать итә.

Чаллы полициясе хезмәткәрләре кайнар эздән 42 яшьлек чаллылыны тоткарлый. Ул зыян күрүченең хезмәттәше булып чыга. Баксаң, ир-ат берничә сәгать элек Алабугада яшәүчедән бурычка акча сорап торган була. Акча ала алмагач, ул чишенү бүлмәсенә керә һәм хезмәттәшенең кесәсеннән машина ачкычын урлый. Шәһәр буенча сәяхәт кылу уе барып чыкмый, чөнки машина белән идарә итүне югалтып, карак авария ясый. Хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә. Җинаятьче элек тә караклыгы өчен хөкем ителгән булган.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев