Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычың булса түлисе сумма көн саен арта бара

Физик затлар мөлкәтләренә, җиргә һәм транспорт салымнарын 1 октябрьгә кадәр түләп өлгерергә тиеш иде. Шуңа да карамастан, Саба районында яшәүчеләр әлегә милек салымын 4534 мең урынына 3878 мең сум (86 процент), җир салымын - 7805 урынына 6577 мең сум (84 процент), транспорт салымын 20870 мең урынына 16282 мең сум (72...

Физик затлар мөлкәтләренә, җиргә һәм транспорт салымнарын 1 октябрьгә кадәр түләп өлгерергә тиеш иде. Шуңа да карамастан, Саба районында яшәүчеләр әлегә милек салымын 4534 мең урынына 3878 мең сум (86 процент), җир салымын - 7805 урынына 6577 мең сум (84 процент), транспорт салымын 20870 мең урынына 16282 мең сум (72 процент) гына түләнгән килеш. Олы Кибәче, Олы Нырты, Эзмә, Килдебәк авыл җирлекләрендә милек салымнарын түләү тагын да начаррак, ягъни 73-79 процент, Шекше, Юлбат авыл җирлекләрендә җир салымын түләү 79 процент кына тәшкил итә. Бурычлы булып торудан тиз көннәрдә котылырга кирәк. Ни өчен дигәндә, 1 октябрьгә кадәр салым түләмәүчеләргә 1/300 күләмендә пеня исәпләнә башлаячак, димәк, түлисе сумма көн саен арта барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев