Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел азык-төлеккә бәяләр сигез процентка артачак

Бәяләр февраль-март айларында ук күтәреләчәк.

2019 елның беренче кварталында азык-төлеккә бәяләр сигез процентка артачак дип саный «Руспродсоюз» азык-төлек товарлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе. Бу хакта РИА Новости яза.

«Бу чорда бәяләр арту 8 процент, бәлки бераз күбрәк булыр дип көтәбез», — дигән «Руспродсоюз» вәкиле. Аның сүзләренә караганда, азык-төлеккә бәяләр февраль-март айларында ук күтәреләчәк.

Бу хәл НДС кыйммәтләнү, Үзәк банкның төп ставкалары үзгәрү, хакимиятләр һәм нефтьчеләр арасында килешү һәм башка факторлар аркасында килеп чыга, дип билгеләп үтә «Руспродсоюз».

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев