Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел беренче тапкыр салым турында хәбәр квитанциясез була

Квитанция урынына бирелгән язмада салымны бюджет системасына күчерү өчен кирәкле барлык реквизитлар бирелә.

Быел Татарстан Республикасы халкына беренче тапкыр квитанцияләр урынына бюджет системасына салым күчерү өчен реквизитлар бирәләр. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан буенча Россия УФНС салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлфия Каюмова сөйләде.

“2019 елда конвертларга квитанцияләр салынмаячак. Бу салым турында хәбәр итүнең формасы үзгәрүгә бәйле. Хәзер Россия бюджет системасына салым җибәрү өчен кирәкле барлык реквизитлар да салым хәбәрләрендә күрсәтеләчәк. Бу Qr-код, штрих-код һәм күчерүләрнең уникаль идентификаторы (УИН) кебек реквизитлар”, - диде Гөлфия Каюмова

Аның сүзләренчә, билгеләнгән салымны теләсә нинди уңайлы ысул белән, шул исәптән түләү терминалларында, банк һәм почта бүлекләрендә дә түләргә була.

Шулай ук салымнарны электрон сервислардан түләү мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, “Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты, “Физик затлар салымы” мобиль кушымтасы һәм Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы.

Шулай ук салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтында “Физик затларның иминият взносларын, салымнарын түләү” бүлегендә түләргә була. Моның өчен бары тик УИН һәм карта реквизитлары гына кирәк, диде Гөлфия Каюмова.

 

Фото: Султан Исхаков

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X