Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелгы корбан гаете ничек истә калачак?

Бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәме быел август аена туры килде. Мөселманнар өчен әлеге бәйрәм иң мөһимнәрдән санала. Быел бәйрәм халыкта яхшы яктан гына истә калган микән?

Гаетне быел Пензада бәйрәм иткән Алфред исемле егет, Фейзбукта мәчеттән чыкканда туфлисыз калганын, быелгы Корбан гаете шуның белән истә калуын язган.

xsXUEoILS4k

Күпчелек кешенең иртә таңнан кичкә кадәр WhatsAppтан һәм башка мессенджерлардан коелган рәсемнәр, котлаулы язмалар, видеолар ачуын гына китергән. Берсе интернетта болай яза:

«Бәйрәм булдымы, телефонга төрле чуп-чар тула. Телефонның хәтере калмый. Гадәттә аралашмаган контактлардан да котлаулар рәсемнәр  һәм видеолар килә. Каян гына алалардыр ул видеоларны!? Беркемгә дә җавап бирмәдем, гафу итегез. Котлыйсы килгән кешеләрне кунакка чакырдым һәм бишбармак белән сыйладым.»

Гөлсинә, Казан.

Төркиядә, Мармарис шәһәрендә ял итүче «Идел» журналы хәбәрчесе, бәйрәм хакында:

«Мармарис урамнарында бәйрәм иткәннәре әлләни сизелми. Монда мәчетләр әз. Күбрәк Европа шәһренә тартым. Кибетләр эшләде. Дәүләт кибетләрендә спиртлы эчемлекләр сатылмады. Шәхси кибетләрдә зур базарларда ташламалар бар иде. Отельдә кичке аш өстәле баерак булган дип сөйлиләр.»

3972c174-1f5c-453e-89f3-38a9b5e379b2

Бәйрәм якты хатирәләр белән истә калган кешеләр дә шактый булган.

«Бөтен гаиләбез белән бәйрәм иттек. Балаларны аттракционнар паркына, ярминкәгә алып бардык. Тәмле әйберләр белән сыйландык. Әтиләр корбан чалды һәм кич куннакка барып кунак булдык. Бәйрәмебез искиткеч узды.»

Мәрьям, Казан.

 

 

Казанда бәйрәм 4.30 да намаздан соң башланды. Шәһәр буйлап төрле чаралар уздырылды. Казанның 17 мәчетендә Корбан чалу урыннары булдырылды. Алар әле тагын берничә көн эшлиячәк. Корбан чалу нисабы 18,5 мең сумга төшәчәк. Ярдәмгә ихтыяҗы булган кешеләр мәчетләргә барып ярдәм сорый ала.

Фото: скриншот

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев