Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Байлар Сабасында һәм Шәмәрдәндә 27 фатирлы берәр йорт төзеләчәк

Илсур Таипов, Саба муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеш бүлеге начальнигы: - Безнең инфраструкту­ра үсеш бүлеге районда төзелеш һәм ремонт барышын, торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеген, юл төзелешен контрольдә то­та. Бу өлкәдәге эшләр­нең сыйфатын, төзелеш, санитар һәм башка нормаларга туры килүен, бәясен тикшереп, комиссия белән кабул итеп ала. Районда төзелешнең сый­фа­тына аеруча...

Илсур Таипов,

Саба муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеш бүлеге начальнигы:

- Безнең инфраструкту­ра үсеш бүлеге районда төзелеш һәм ремонт барышын, торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеген, юл төзелешен контрольдә то­та. Бу өлкәдәге эшләр­нең сыйфатын, төзелеш, санитар һәм башка нормаларга туры килүен, бәясен тикшереп, комиссия белән кабул итеп ала.

Районда төзелешнең сый­фа­тына аеруча зур таләпләр куела һәм алар район башлыгы Рәис Миңнехановның шәхси контролендә. Эш дәверендә министрлыклар белән дә даими элемтәдә торабыз. Райондагы күп кенә төзелеш һәм ремонт эшләрен Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы,Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек, Эко­логия һәм табигый байлыклар министрлыклары финанслый. Мәсәлән, Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2013 елда 25 программа буенча эш алып барса, быел 26 программа белән эшли. Район бу программаларның 22 сендә катнашып килә.

2013 елда мәгариф өлкә­сендә төзелгән һәм ремонтланган объектларны санап кына китсәң дә, шактыйга җыела. Оет авылында мәктәбе, балалар бакчасы, клубы һәм фельдшер-акушерлык пунктлары булган җәмәгать үзәге, Урта Сабада 10 урынлы балалар бакчасы, Тимершыкта 178,5 миллион сумга балалар бакчасы, спорт залы һәм фельд­шер-акушерлык пункты булган мәктәп сафка басты. Барлык урта мәктәпләргә һәм зуррак клубларга бинадагы җылылыкны даими бер температурада тотучы автомат приборлар куелды.

Мәдәният объектларын­нан, Эзмәдә спорт залы итеп тә файдалану мөмкинлеге булган 300 урынлы клуб файдалануга тапшырылды. Байлар Сабасы бистәсе һәм Шәмәрдән мәдәният йортларында 65 миллион сумлык ике ел барган ремонт төгәлләнде. Шулай ук 20 авылда урнашкан клубларда 2 миллион сумнан артыкка бәяләнгән агымдагы төзекләндерү эшләре алып барылды.

Сәламәтлек саклау биналары. Байлар Сабасының үзәк шифаханәсенең 2нче катында стоматология клиникасы урнашкан, хәзерге көн таләпләренә туры килүче клиник-диагностик лаборатория файдалануга тапшырылды.

Түбән Симеттә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Мичәнбаш, Иске Мичән, Түбән Шытсу һәм Явлаштау авылларының фельдшер-акушерлык пунктлары төзекләндерелде. Шәмәрдән участок ши­фа­ха­нәсе стеналары җылы­тылып тышланды, инвалидларга уңайлы мохит тудырылды.

Спорт өлкәсендә Иске Икшермә мәктәбе ишек алдында футбол, баскетбол уйнарлык балалар мәйданчыгы булган, ә Лесхоз мәктәбендә футбол кырлы спорт майданчыклары төзелә башлады. Байлар Сабасының стадионында волейбол һәм футбол уйнарга ком мәйданчыклары булдырылды.

2013 елда Тимершык белән Олы Шыңар арасында 8,4 километр (92 миллион сумлык), Олы Шыңар белән Оет арасында 2 километр(18 миллион сум), Корсабаш белән Өчиле (Сүлә) арасында 3,5 километр (60 миллион сумлык) юллар асфальт белән түшәлде. Сабада күп фатирлы йортлар арасында 15,8 миллион сумлык, Шәмәрдәндә 17,5 миллион сумлык юл ремонтлау эшләре башкарылды.

Районда быел 18 мең квадрат метр торак мәйданнары файдалануга тапшырылды. Байлар Сабасы бистәсендә -27, Шәмәрдәндә 18 фатирлы йортлар, авылларда 4 сугыш ветеранына йортлар төзелде. Лесхозда елына 140 мең кубометр агач эшкәртү мөмкинлеге булган комбинат эшли башлады (рәсемдә).

Аккүл Бигәнәй һәм Казанчы Бигәнәй авылларында 6 километрдан артык, Сәрдәдә 3,3 километр су торбалары алышынды, Сүлә авылында яңа су бирү системасы төзелде.

2013 елда республика программасы буенча һәм район бюджетыннан да финансланып урам утларын тәртипкә китерү эшләре башланды.

Әлеге эшләрне 24 төзелеш оешмасы башкарды. Шулар арасында "РАФФ" төзелеш компаниясе, җаваплылыгы чикләнгән "Ак таш" җәмгыятенең өлешләре бик зур. Үзебезнең күптәннән эшләп килгән "ПМК-159", "Татавтодор" филиалы һәм "ПМК-Мелиорация" оешмалары да мактауга лаек.

Проекты инде эшләнеп, 2014 елга планлаштырылган объектлар да байтак. Мәгарифтә Байлар Сабасының көньяк-көнбатышында 120 урынлы 2 катлы балалар бакчасы төзү, Кызыл Мишә мәктәбен ремонтлап, сәламәтлеге чик­­ләнгән балалар өчен коррекцияләү мәктәбе ачу, шуның янында медпункты да урнашкан 22 балага балалар бакчасы төзү күздә тотыла.

Югары Симеттә медпункты булган, шулай ук авыл җирлеге Советы да урнашачак 300 урынлы клуб төзеләчәк. Алдагы елларга акча кеременә карап Түбән Симет, Мәртен авылларында да кечерәк типтагы клублар төзү, Олы Арташ, Олы Шыңар, Эзмә, Мишәбаш, Туктар, Юлбат, Йосыф-Алан фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау планы бар. Сатышта модуль тибындагы яңа медпункт эшләнәчәк.

Спорт өлкәсенә килсәк, Сабантуй үтә торган урында стендка ату урыны, ат спорты белән шөгыльләнү өчен манеж җәйгә төзелеп бетәчәк. Байлар Сабасында һәм Тимершыкта футбол кыры булган спорт мәйданчыклары төзелеше башланачак.

2014 елда Казан-Шәмәрдән трассасында - 8, Йосыф-Алан - Калатау арасында -0,4, Төбәк авылында 2,61 километр юл ремонтлау каралган. Мамадыш юлыннан Елыш авылына керергә 6 километр юл төзү (бәясе 40 миллион сум) планлаштырыла. Авыллардагы терлекчелек фермаларына килү юллары өчен 72 миллион сум каралган. Шулай ук авыл җирлекләрендә үз керемнәреннән 11,6 миллион сумлык 4,335 километр юлны тиешле тәртипкә китерү планда бар.

Байлар Сабасы бистәсендә һәм Шәмәрдән авылында 27 фатирлы берәр йорт төзеләчәк. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен Лесхозда һәм Шәмәрдәндә 5 ике фатирлы йорт булдырылачак. Шулай ук Республика программасы буенча урам утларын тәртипкә китерү эше дә дәвам итәчәк.

Фәнил мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев