Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмегез белән, медицина хезмәткәрләре!

Хөрмәтле табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитарлар, фармацевтлар, медицина хезмәте ветераннары! Сезне сәламәтлек сагында торучы ак халатлы кешеләргә тирән ихтирам белән сугарылган һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйбыз. Гиппократ вакытыннан бирле тән һәм җанны дәвалау иң авыр, иң намуслы эш булып санала. Медицина профессионализм, кызгана белү, шәфкатьлелек, кешелеклелек кебек сыйфатлар соралган өлкә...

Хөрмәтле табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитарлар, фармацевтлар, медицина хезмәте ветераннары! Сезне сәламәтлек сагында торучы ак халатлы кешеләргә тирән ихтирам белән сугарылган һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйбыз.

Гиппократ вакытыннан бирле тән һәм җанны дәвалау иң авыр, иң намуслы эш булып санала. Медицина профессионализм, кызгана белү, шәфкатьлелек, кешелеклелек кебек сыйфатлар соралган өлкә - шул принципларга таяну табибларны һәм шәфкать туташларын халык арасында абруйлы итә.

Районыбызда сәламәтлек саклау учреждениеләрен заманча җиһазландыру максатында мәгълүм чаралар күрелә. "Сәламәтлек" өстенлекле илкүләм проекты кешенең имин яшәүгә хокукларын ышанычлырак тәэмин итүгә юл ача, медицина хезмәте күрсәтүнең яңа төрләре кертелә, тармакның үстерү бурычлары планлаштырыла. Заманча җиһазларда дөрес диагностика һәм дәвалауны яхшы әзерлекле кадрлар хәл итә. Үзенең мөһимлеге һәм катлаулылыгы буенча медик һөнәре бер генә һөнәр белән дә тиңләшә алмый. Шуңа күрә сезгә үзегезнең бөтен күңел көчләрегезне һәм тулысынча бирелүегезне таләп итүче кеше гомере белән бәйле җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез. Гаиләләрегез имин, сәламәтлек һәрчак аерылгысыз юлдашыгыз булсын!

Саба муниципаль районы Советы һәм

башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев