Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы җиде процентка артачак
Яңалыклар

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы җиде процентка артачак

Шулай ук киләсе елда инфляция 3-4 процент дәрәҗәсендә фаразлана.

2020 елда Россиядә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 7 процентка артачак. Бу хакта РФ финанслар министры Антон Силуановка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Шулай ук киләсе елда инфляция 3-4 процент дәрәҗәсендә фаразлана. Димәк, бюджет инфляция хезмәт хакы һәм пенсияләр югалмасын өчен төзелгән.

"Киләсе елга бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы үсеше 7 процент тәшкил итәчәк, ә киләсе елга фаразлаулар буенча, без инфляциянең үсешен 3 тән 4 процентка кадәр дәрәҗәдә фаразлыйбыз", — дип билгеләп үтте Антон Силуанов.

Киләсе елда икътисад үсешен дәвам итәчәк, яңа эш урыннары булдырылачак, хезмәт хаклары да артачак. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев