Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бюджет урыннары кыскара

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтүенчә, 2016 елда бюджет урыннар 2015 ел дәрәҗәсендә калачак. Ләкин алар башкачарак бүленәчәк, ди җитәкчеләр. "Без бюджет университетлары челтәрен дә, университетлардагы бюджет урыннарны да саклап калабыз. Бюджет урыннары сакланып калса да, алар башкача бүленәчәк. Безгә бит икътисадчылар, юристлар гына түгел, ә инженерлар, төгәл фәннәр белгечләре...

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтүенчә, 2016 елда бюджет урыннар 2015 ел дәрәҗәсендә калачак. Ләкин алар башкачарак бүленәчәк, ди җитәкчеләр.


"Без бюджет университетлары челтәрен дә, университетлардагы бюджет урыннарны да саклап калабыз. Бюджет урыннары сакланып калса да, алар башкача бүленәчәк. Безгә бит икътисадчылар, юристлар гына түгел, ә инженерлар, төгәл фәннәр белгечләре дә кирәк. Нәкъ менә бу юнәлештә үзгәрешләр булырга тиеш, - дип белдерде Дмитрий Медведев.

Ләкин кайбер мәгълүматларга караганда, Россиянең финанслар министры вузлардагы бюджет урыннарының 100 меңгә якынын кыскартырга тәкъдим итә. Әгәр бу тәкъдимне хупласалар, кыскартулар 2017-2018 уку елында башланырга мөмкин.

"Белем бирү турындагы" федераль закон буенча хәзерге вакытта 17-30 яшьлек кешеләрнең һәр 10 меңенә 800 бюджет урыны туры килә. Финанс министрлыгы бу санны 750гә калдырырга тәкъдим итә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50414-kilәse-ellarda-yugaryi-uku-yortlaryinda-byudzhet-uryinnaryi-kyiskartyilyirga-mөmkin.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X