Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген күп дога кыла торган кичә

Бөтендөнья мөселманнары быел 1майдан 2 сенә каршы кичтә Рәгаиб кичәсен билгеләп үтәләр. Бу - сөекле Пәйгамбәребез гәләйһиссәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре.

Бу кичә ярлыкау мул булган һәм догалар кабул ителгән изге кичә буларак кабул ителә. Бу кичәдә кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итү, Аллаһдан гафу сорау; ярлыларга ярдәм итү, сәдакалар өләшү; догалар белән мәрхүмнәрне искә алу; үзебез, гаиләбез, барча якыннарыбыз өчен хәер-догалар кылу кирәк. Кыскасы, Аллаһы Тәгалә безгә бу кичәдә күп итеп дога кылып, тәүбә итеп, үзебезнең изге ниятләргә, максатларга ирешергә зур мөмкинлекләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев