Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда ковидтан прививка ясау турында ялган белешмә язучыларны тотканнар

Сырхауханә хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләре порталына коронавирустан вакцинация үтү турында ялган мәгълүматлар керткән.

Чаллыдагы сырхауханәләрнең берсендәге ике хезмәткәр дәүләт хезмәтләре сайтына коронавирустан вакцинация үтү турында ялган мәгълүмат керткән.

Моның өчен алар 2 мең сум акча алган. Медицина хезмәткәрләреннән мондый «хезмәт» сатып алучылар вакцинация турында сертификатлы булган.

Бу фактны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсенең Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оперативниклары ачыклый.

Хәзерге вакытта полицейскийлар автокалада прививка турында ялган сертификат алган ике кешене тапкан. Әмма, тикшерү мәгълүматлары буенча, медицина хезмәткәрләренең бу хезмәтеннән файдаланучы гражданнар күбрәк.

Медиклар тоткарланган. Әлеге факт буенча «Компьютердагы мәгълүматны хокуксыз файдалану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Чикләү чараларын сайлау турында мәсьәлә хәл ителә. 

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев