Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты җитештергән бәдрәф кәгазе Кытай кибетләрендә сатыла икән. Үзләре дөньядагы барлык танылган брендларның күчермәсен ясарга оста кытайлыларны безнең товарның сыйфаты җәлеп иткән күрәсең, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Комбинатта әйтүләренчә, Россия күләмендә бәдрәф кәгазе җитештерү базарында чаллылылар 15 процентны биләп торалар икән. Ә безнең кәгазьнең Кытайга барып җитүе...
Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты җитештергән бәдрәф кәгазе Кытай кибетләрендә сатыла икән. Үзләре дөньядагы барлык танылган брендларның күчермәсен ясарга оста кытайлыларны безнең товарның сыйфаты җәлеп иткән күрәсең, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Комбинатта әйтүләренчә, Россия күләмендә бәдрәф кәгазе җитештерү базарында чаллылылар 15 процентны биләп торалар икән. Ә безнең кәгазьнең Кытайга барып җитүе Ерак Көнчыгышка җибәрелгән товарның бер өлеше күрше дәүләт сәүдә нокталарына сатырга куелу белән бәйле икән.
Чаллыда эшләнгән бәдрәф кәгазьләрен шулай ук Казахстанда теләп алалар.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/12/138547/


Нет комментариев