Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда этләр өчен зур туй үткәргәннәр [+фото]

Яр Чаллыда ике йоркшир терьерлары Франческа белән Венцеславның туен зурлап үткәргәннәр, дип яза "Вечерняя Казань". Инициатор булып Чаллының бер туй агентлыгы чыккан. Парның икесенә дә 3,5 яшь. Чын туйлардагыча, "кәләш" соңгы мәлдә генә кача да язган. Кияү белән кәләш Чаллының Җиңү паркында танышканнар. Венцеслав - үз токымы буенча Россия чемпионы....

Яр Чаллыда ике йоркшир терьерлары Франческа белән Венцеславның туен зурлап үткәргәннәр, дип яза "Вечерняя Казань". Инициатор булып Чаллының бер туй агентлыгы чыккан. Парның икесенә дә 3,5 яшь.

Чын туйлардагыча, "кәләш" соңгы мәлдә генә кача да язган.
Кияү белән кәләш Чаллының Җиңү паркында танышканнар. Венцеслав - үз токымы буенча Россия чемпионы. Туйга эзерлек эшләрен инде бер ай алдан ук башлаганнар. Киемнәр, бизәлеш, хәтта туй торты - барысы да "кешечә" булсын дип тырышканнар. Мәсәлән, кияүнең смокингын тектерү биш меңгә, кәләшнең киеме исә ике тапкыр кыйбаткарак төшкән.



Туй церемониясе шулай ук Җиңү паркында үткән. Франческа белән Венцеславка чын никах таныклыгы да бирелгән. Бәйрәм күңел ачу, җыр-бию белән төгәлләнгән.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев