Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чемпионаттан соң Россиягә туристлар тагын да күбрәк килергә мөмкин - федераль агентлык

Июньдә Саранск шәһәрендә туристлар саны хәтта 235 мәртәбә арткан.

Якынча мәгълүматларга караганда, Футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң Россиягә килүче туристлар саны 14-18 процентка артырга мөмкин. Туризм буенча федераль агентлык шулай дип фаразлый. Бу хакта Ростуризм башлыгы Олег Сафонов бүген видеоконференция режимында 11 шәһәрне тоташтырган матбугат конференциясендә белдерде.

 "Туристлар күп милләтле зур Россияне күреп китә. Матчларны кабул итүче 11 шәһәрне генә түгел, командаларның тренировкалары үтә торган башка шәһәрләрне дә күрәләр", - диде ул һәм якынча мәгълүматлар буенча, июнь аенда 11 шәһәрдә 2,9 млн турист булганын билгеләп үтте.

Аеруча Саранск шәһәрендә туристларның бик күпкә артуы күзәтелә. Олег Сафонов, узган елның июненә караганда, Саранскта туристлар саны 235 мәртәбә артканын әйтте. "Калининградта, Екатеринбургта туристлар саны, узган ел белән чагыштырганда, 10 тапкыр, Волгоградта 15 мәртәбә арткан. Башка шәһәрләрдә чит илдән туристлар саны, былтыргыга караганда, 1,5-2 мәртәбә күбрәк. Процентлар турында гына түгел, берничә тапкырга арту турында сүз бара", - дип ассызыклады Олег Сафонов.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев