Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чистайда янгын сүндергән чакта йорт эчендә үтерелгән 4 мәет табылган, аларның берсе - бала

Чистайда Урицкий урамындагы йортта янгын сүндергәндә пычак кадап үтерелгән билгеләр белән 4 кеше мәете табылган - ир кеше, 2 хатын-кыз һәм кечкенә бала.

Бу хакта "Татар-информ"га ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Шул урында ТР буенча ЭЭМның җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре белән Чистай полициясе эшли", - дип тәгаенләде агентлык әңгәмәдәше. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә ачыклык кертүләренчә, һәлак булган хатыннар баланың 1983 елгы әнисе һәм әбисе булган.
Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче өлеше "а" пункты буенча ("Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү") җинаять эше кузгатылган. Суд-медицина һәм янгын-техник экспертизалар билгеләнгән.
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев