Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Читтәге татарлар калфак киеп йөри, ләкин татар язмышы Татарстанда хәл ителә - Р. Миңнуллин

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Татар халкының язмышы Татарстанда һәм Башкортстанда, күрше тирәдәге Чуашия, Самара, Удмуртия һ.б. берничә өлкәдә хәл ителә. Читтәге татарларга бер ышаныч та юк, дип саный Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында белдерде. Шагыйрь фикеренчә, Америка, Австралия һәм башка илләрдә яшәгән аз...

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Татар халкының язмышы Татарстанда һәм Башкортстанда, күрше тирәдәге Чуашия, Самара, Удмуртия һ.б. берничә өлкәдә хәл ителә. Читтәге татарларга бер ышаныч та юк, дип саный Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында белдерде. Шагыйрь фикеренчә, Америка, Австралия һәм башка илләрдә яшәгән аз санлы татарларны милләтне саклаучылар дип, мисал итеп китерү урынсыз. "Алар татар телен онытмыйлар, "Туган тел"не җырлыйлар, калфак киеп йөриләр, өчпочмак пешереп ашыйлар дип, кайсыдыр илләрдәге 200 татарны мисал итеп китерергә яратабыз, - ди Роберт Миңнуллин. - Ләкин бит ул формаль як, фасад кына. Андый мисал үрнәк итеп телевизордан "Татарлар", "Минем халкым" тапшыруларында күрсәтү өчен кирәк. Татар язмышын читтәге татарлар хәл итми. Ул Татарстанда һәм Башкортстанда, күрше тирәдәге Чуашия, Самара, Удмуртия һ.б. берничә өлкәдә хәл ителә. Үзебездә хәл ителсә, татар яшәячәк. Ә читтәгеләргә бернинди ышаныч та юк".

Роберт Миңнуллин "Татарстанның дәүләтчелеге һәм ике дәүләт теле бар икән, аны, һичшиксез, төрле юллар белән сакларга кирәк, дигән фикердә. "Һәрберебез үз урынында нәрсәдер эшләсә, ул әлегә шулай барса да, канәгать булырга кирәк. Башкача була алмый, күрәсең. Ул язмыш дигән әйбер", - ди шагыйрь.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/30/130534/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев