Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәк-чәк туристларда популяр булган татлы ризыклар унлыгына керде

Татар милли ризыгы өченче позициядә урнашкан.

Чәк-чәк туристлар арасында популяр тәм-томнар рейтингына керде. Татар милли ризыгы, Кырым нугасы һәм Абхазия чурчхеласыннан калышып, өченче урында урнашкан. Россия, Кырым һәм Абхазия халыкларының популяр татлы ризыклары рейтингы Tvil.ru сервисы тарафыннан социаль челтәрләр кулланучыларын сораштыру нигезендә төзелгән.

Портал мәгълүматлары буенча, респондентларның 18,18%-ы нуга һәм чурчхела өчен, 15,58%-ы татар чәкчәге өчен тавыш биргән.

Шулай ук популяр баллы тәм-томнар унлыгына Башкортстан балы (10,39%), Карелиядәге марюшкалар (9,09%), Алтайдагы күркәләрдән кайнатма (7,79%), Туладагы прәннекләр (6,49%), Коломнадагы пастила (5,19%) һәм Калмыкиядәге борцоклар (1,3%) эләккән.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев