Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чупакабра әзләрен Казанда да калдырган

Казан читендәге Константиновка бистәсендә билгесез җәнлек кош-кортка зыян сала башлаган. Бистәдә яшәүче берәү иртән торып ишегалдына чыкса, телсез кала: билгесез җәнлек аның 28 тавыгын һәм 3 үрдәген башсыз калдырып, каннарын эчкән. Билгесез җәнлекнең тавыклар кетәклегенә берничә урыннан керергә маташуы көренеп тора. Ахыр чиктә, челтәрләп үрелгән тимер читәнне бераз гына күтәреп,...

Казан читендәге Константиновка бистәсендә билгесез җәнлек кош-кортка зыян сала башлаган. Бистәдә яшәүче берәү иртән торып ишегалдына чыкса, телсез кала: билгесез җәнлек аның 28 тавыгын һәм 3 үрдәген башсыз калдырып, каннарын эчкән.

Билгесез җәнлекнең тавыклар кетәклегенә берничә урыннан керергә маташуы көренеп тора. Ахыр чиктә, челтәрләп үрелгән тимер читәнне бераз гына күтәреп, шуның астыннан кергән. Ә сулы чиләкләрнең берсендә хуҗа кызыл төстәге сыеклык күреп, бу җәнлек бик чистадыр, күрәсең, юынып та киткән бугай, дип шаярткан.

Ишегалдындагы эт тә билгесез кунактан курыккан ахры. Ул төнлә дә, иртә белән дә тавыш-тын чыгармыйча оясында ятуны хуп күргән.
Вакыйга булган урынга ветеринария табибын чакыртканнар. Ул үле кошларны караганнан соң, бу җәнлекнең сусар яки ләтчә булырга мөмкин булуын әйткән, ди "Заман сулышы".

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев