Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын ир йортка керми?

Газетаның бер санында шушы темага кагылган язманы укыдым да, уйга калдым. "Тукта әле, мин әйтәм, бу бит миңа да кагыла", - дим. Шуңа шалтыратасы, үз фикеремне әйтәсе булдым.

Кызымны яраткан егетенә кияүгә биреп, ир йортына чыгарып җибәргәч, алты ай да яши алмыйча, төянешеп кире миңа кайтып керделәр. Төнге икенче ярты иде. Өч бүлмәле зур фатирлы егеткә кияүгә биргән идем кызымны, әмма кияүнең анасы да шунда яши. Кодагыйның һәр нәрсәдә эше бар, сүзен әйтмичә, кысылмыйча калмый. Аның холкының авырлыгына беренче булып үз малае, минем кияү түзмәгән. Төн дип тормаган, "Әйдә, җыен, киттек!" - дип минем кызны үзе үк йорттан алып чыгып киткән. Шул көннән алып менә 17нче елыбызны бергә яшибез инде! "Шалт" иткән тавыш та юк безнең арада. "Исәнме!" - дип кайтып керәләр, саубуллашып чыгып китәләр. Эштән кайтышлый ук йә берсе, йә икенчесе: "Әни, нәрсә кирәк, ни алып кайтыйк?" - дип шалтыратмыйча калмыйлар. Азык-төлек дип, сумкамны иңсәмә асып кибеткә чыкканым юк. Мин өйдә приказ гына биреп яшим. Бәйрәм җитсә, киявем чәчәген күтәреп кайта, бүләксез калдырганы юк.
Менә әле күптән түгел генә санаторийга юллама алдым. Киявем үз машинасында ял йортының ишек төбенә кадәр илтеп куйды. Кайтканда, үземчә, автобус белән генә кайтырмын дип планнаштырып тора идем. Эш кешеләрен һаман-һаман борчыйсы да килми бит. Ә ул, фикерләремне укыгандай, шундук әйтеп тә куйды: "Кайтасыңны әйтеп куй, әби! Үзең генә чыгып китә күрмә тагын, кирәк вакытка килеп җитәрмен!" - диде. Авылдашлар арасында: "Шул гомер кияү белән ничек яши аласың син?" - дип гаҗәпләнеп сораучылар бихисап. Яшим шул, Аллага шөкер әле менә! Холыклар туры килә чөнки, мин аннан бик канәгать!
Килен ир йортында яшәргә тиеш тә ул, әмма "тиеш" дип кенә булмый бит. Тормыш гел син дигәнчә генә барса, кешегә бер мәшәкать калмас иде. Яшәсенәр генә, бер сүзем юк! Тегендә киткәч, миңа ике метр җир җитә. Олы кешегә бары тик вакытында сукыр да, саңгырау да, телсез дә була белергә кирәк. "Безнен авыл гыйбрэте".

https://vk.com/beznen_avil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев